Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәр имин үтсен

    Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы бәйрәм көннәренә багышланды. Утырышта прокурор, хокук саклау органнары, ММЧ вәкилләре катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Ул, массакүләмле чаралар чорында полиция хезмәткәрләрен кертеп, барлык хезмәт һәм ведомстволар гына түгел, шулай ук энергетиклар, элемтәчеләр, газ хезмәткәрләре дә тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештырырга...

    Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы бәйрәм көннәренә багышланды.

    Утырышта прокурор, хокук саклау органнары, ММЧ вәкилләре катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Ул, массакүләмле чаралар чорында полиция хезмәткәрләрен кертеп, барлык хезмәт һәм ведомстволар гына түгел, шулай ук энергетиклар, элемтәчеләр, газ хезмәткәрләре дә тәүлек әйләнәсе кизү торуны оештырырга тиеш, дип ассызыклады. Район прокуроры Эдуард Хираҗев, урыннарда бәйрәм көннәрендә генә түгел, башка көннәрдә дә комиссия әгъзалары һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән беррәттән халык та уяулыкны югалтмасын иде, дип билгеләп үтте. Белем бирү учреждениеләренә аерым басым ясады - бернинди сәбәп белән дә, бер генә чит кеше дә керергә тиеш түгел. Ә мәдәният учреждениеләрендә массакүләм күңел ачу чорында кизү торуны көчәйтергә. Шикле әйберләргә тап булганда яки ят кешеләрне очратканда тәүлек әйләнәсе эшләүче 8(84344) 2-75-97, 112, 02, 2-79-74 телефоннарына шалтыратырга. Көннәр җылыну сәбәпле, кар эрүгә бәйле, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов предприятие-оешмалар җитәкчеләрен, идарә компаниясен түбәләрне кардан чистартырга чакырды - карның түбәләрне басып авырлык китерүе белән бергә, аннан төшкән кар кешеләр гомеренә куркыныч та тудыра. Шәхси секторда яшәүчеләргә дә йорт түбәләре турында кайгырту зыян булмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: