Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәяләр арта

    2016 елның июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4,5 процентка арта. Татарстанның тарифлар буенча комитеты биргән мәгълүматлар буенча, кулланучылар өчен газга бәяләр беренче яртыеллыкта бер куб метр өчен 5 сум16 тиен тәшкил итте. Ә менә икенче яртыеллыкта бәя ике процентка артачак. Электр энергиясенә халык бер киловатт өчен әлегә 3 сум 20...

    2016 елның июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4,5 процентка арта.

    Татарстанның тарифлар буенча комитеты биргән мәгълүматлар буенча, кулланучылар өчен газга бәяләр беренче яртыеллыкта бер куб метр өчен 5 сум16 тиен тәшкил итте. Ә менә икенче яртыеллыкта бәя ике процентка артачак. Электр энергиясенә халык бер киловатт өчен әлегә 3 сум 20 тиен түли. Ә 2016 елның икенче яртыеллыгында утка бәя 7,2 процентка артып, бер киловатт өчен 3 сум 43 тиен тәшкил итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: