Аксубаево
  • Рус Тат
  • Биш кеше агуланган

    Татарстанда сыйфатсыз аракы белән агуланучылар саны 1,5 тапкырга кимегән. Бу хокук саклау органнарының, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең грамоталы уртак эше ярдәмендә ирешелде. 2015 елның гыйнвар-июль айларында 801 агулану очрагы булган (217се үлем белән тәмамланган), 2016 елның шул ук чорында 480 очрак теркәлгән (үлем очраклары 142). 13 административ территориядә агуланучылар...

    Татарстанда сыйфатсыз аракы белән агуланучылар саны 1,5 тапкырга кимегән.

    Бу хокук саклау органнарының, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең грамоталы уртак эше ярдәмендә ирешелде.

    2015 елның гыйнвар-июль айларында 801 агулану очрагы булган (217се үлем белән тәмамланган), 2016 елның шул ук чорында 480 очрак теркәлгән (үлем очраклары 142). 13 административ территориядә агуланучылар саны уртача республика күрсәткеченнән артып китә, Чистай һәм Азнакай районнарында 2 һәм аннан да күбрәк тапкырга.

    Исегезгә төшерәбез, Аксубай районында 2016 елда сыйфатсыз алкоголь белән агулануның 5 очрагы булды һәм бөтенесе дә үлем белән тәмамланды. Агуланучыларның барысы да ир-атлар, аларның иң яшенә - 30, иң олысына 62 яшь. Болар Иске Ильдеряк авылыннан - 2, Аксубайдан һәм Иске Кыязлыдан берәр һәм тагын берсе Яр Чаллы шәһәреннән кайткан кеше.

    Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Татарстан буенча агуланучыларның төп өлешен, элеккегечә, эшсезләр (49 процент) алып тора, эшләүче халыкка 22,5 проценты туры килә, пенсионерлар - 15,2 процент. Агуланып үлүчеләрнең исә 60 проценты эшсезләр, 19 проценты - эшләүче гражданнар һәм 21 проценты пенсионерлар. Нигездә, республикада 40 тан 60 яшькәчә эшкә сәләтле ир-атлар үлә (86%).

    Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Госман Билалов район халкына алкогольнең зыяны турында онытмаска чакырып мөрәҗәгать итә. Кискен кирәк булган очракта (туйлар, юбилейлар, искә алу кичәләрендә) - алкогольне аның кайда җитештерелгәнлеге, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында ышанычлы документлар тәкъдим иткән махсус кибетләрдән генә сатып алыгыз.

    Фото: proufu.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: