Аксубаево
  • Рус Тат
  • Беренче чакырылыш солдатлары хезмәткә китте

    Татвоенкоматның Аксубай бүлеге янына автомобильләр җыелганда, көн яктырып кына килә иде әле. Мәйдан гөжләп торды, гармун көйләре дә ишетелде, җырлар да яңгырады. Биредә йөрәкләренә якын кешеләрен армиягә озатырга килгән кешеләр җыелды. 2016 елның көзге чакырылышында беренче булып Аксубай районыннан Казанның җыелма пунктына ун егет китте. Болар: аксубайлылар Кирилл Атряскин, Иван...

    Татвоенкоматның Аксубай бүлеге янына автомобильләр җыелганда, көн яктырып кына килә иде әле.

    Мәйдан гөжләп торды, гармун көйләре дә ишетелде, җырлар да яңгырады. Биредә йөрәкләренә якын кешеләрен армиягә озатырга килгән кешеләр җыелды. 2016 елның көзге чакырылышында беренче булып Аксубай районыннан Казанның җыелма пунктына ун егет китте. Болар: аксубайлылар Кирилл Атряскин, Иван Коротков, Рәдиф Садыйков, Урмандееводан Иван Архипов, Иске Тимошкинодан Сергей Власов, Иске Ибрайдан Илгиз Гайнетдинов, Такталыдан Гадел Галиуллин, Иске Кыязлыдан Рушан Ганиев, Түбән Савруштан Валерий Илендеев һәм Яңа Чуаш Адәмсуыннан Анатолий Калуков. Хәрби комиссариатның чакыру бүлегендә егетләр соңгы процедураны үттеләр һәм команда буенча сафка тезелеп бастылар.

    Булачак солдатлар юлга кузгалыр алдыннан районның беренче җитәкчеләренең аларга хәер-фатиха бирүләре күркәм гадәткә әверелде. Бу юлы да егетләргә Камил Гилманов мөрәҗәгать итте.

    - Сез катлаулы вакытта хезмәткә китәсез, - диде ул. - Хәрби бурычларны үтәү сездән зур җаваплылык, белем һәм осталык таләп итәчәк. Иманым камил, сез сынатмассыз. Ватанга лаеклы уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен әти- әниләрегезгә рәхмәт!

    - Намуслы хезмәт итегез, командирларның боерыкларын төгәл үтәгез, - дип үзенең теләкләрен җиткерде запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов. - Иң мөһиме - иминлек чараларын исегездән чыгармагыз. Без часть командирларыннан бары тик рәхмәт белдереп язган хатлар гына көтеп калабыз.

    Район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов яшь солдатларга аталарча фатихаларын бирде. Якынча фаразларга караганда, бу төркемдәге егетләрнең барысы да Аксубай районы шефлыгында булган хәрби частькә - Самара өлкәсенә җибәреләчәк. Безнең егетләр анда хезмәт итәләр. Хәрби часть белән дустанә мөнәсәбәт саклана. Районнан делегация, солдатларның әниләре хәрби ант кабул итү тантанасы вакытында алар янында булдылар. Бу юлы да рәсми затлар егетләр белән нәкъ менә шушы вакыйга мизгелендә очрашырга вәгъдә иттеләр.

    Юлга кузгалыр алдыннан булачак солдатлар район исеменнән бүләккә кул сәгатьләре алдылар. Менә якыннар белән саубуллашу мизгеле дә килеп җитте. Ата-аналар, кызлар егетләрне чолгап алдылар.

    - Әни, бер дә борчылма! Барысы да яхшы булачак! - дигән сүзләр ишетелде шау-шулы төркем арасыннан.

    Автобуска кереп утырырга дигән команда бирелде. Автобус юлга кузгалды һәм аны йөзләгән кеше кул болгап озатып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: