Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бер дәрәҗәгә югары

    Традицион август конференциясендә Аксубай районында белем бирү сыйфатының бер дәрәҗәгә югары булуы билгеле булды. Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль районнарның белем бирү системасына рейтинг эшләре үткәрә. Узган уку елы йомгаклары буенча "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтинг төзелде. Аксубай районы бу күрсәткеч буенча 23 урында. Алдагы елда 24 нче урында...

    Традицион август конференциясендә Аксубай районында белем бирү сыйфатының бер дәрәҗәгә югары булуы билгеле булды.

    Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль районнарның белем бирү системасына рейтинг эшләре үткәрә. Узган уку елы йомгаклары буенча "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтинг төзелде. Аксубай районы бу күрсәткеч буенча 23 урында. Алдагы елда 24 нче урында идек.

    - Муниципаль һәм республика рейтингларының уңай динамикасы безнең яраклашу юлларын дөрес сайлавыбызны күрсәтә, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.

    2016 елның 1 сентябренә белем бирү оешмалары челтәре 31 гомуми белем бирү оешмасын, 4 филиалны, 16 мәктәпкәчә белем бирү һәм бер урта һөнәри белем бирү оешмасын үз эченә ала.

    11 база мәктәбе

    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче чиратта база мәктәпләренең материаль-техник базасын һәм кадрлар потенциалын ныгытуны планлаштыра. Районда 11 базалы урта мәктәп расланган, алар калганнарга иң яхшы гамәли эшләрне таратуда һәм методик ярдәм күрсәтүдә терәк белем бирү оешмалары булырга тиеш.

    Педагогик хезмәткәрләр укытучыларга грант ярдәме бирү буенча республика проектларында актив катнашалар. Соңгы өч елда 62 педагогия хезмәткәре кадрлар проектларында җиңү яулады.

    БДИ нәтиҗәләре нигезендә районның белем бирү учреждениеләре рейтингы төзелде.

    2016 елда төп гомуми белем бирү программасы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ДЙА) 9 сыйныфны тәмамлаган 368 укучы катнашты.

    Агымдагы елда районда 9 сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 4 фәннән ДЙА буенча уртача билгесе республика күрсәткеченнән югары булды.

    ФГОС тормышка ашырыла

    Нәтиҗәле модель гомуми белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә дә үзара бәйләнешне оештыруны таләп итә. Узган уку елында без мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру өстендә эшләдек.

    Гомуми белем бирү оешмаларында балаларның район буенча уртача күрсәткеченә карата алга китеш сыйфатын анализлау, математика буенча динамиканың - 14 процент, рус теле буенча 11 процент тәшкил итүен күрсәтте.

    Бүгенге көндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә татар сыйныфларын туплау мәсьәләсе ачык кала бирә. Бу юнәлештә балалар бакчаларында татар төркемнәрен формалаштыру буенча эш башланды. Агымдагы елның 1 сентябреннән "Кояшкай" балалар бакчасында ике татар телле әзерлек төркеме ачылачак.

    Сәламәтләндерү эшләре буенча 3нче урында

    Мәктәп спортын үстерү, балаларны һәм яшьләрне физик культура һәм спорт белән күпләп шөгыльләнүгә җәлеп итү сәламәтлекне саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Планы районда уңышлы тормышка ашырыла.

    2016 елда физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен иң яхшы оештыруга муниципаль берәмлекләр рейтингы йомгаклары буенча безнең район 3нче урынны алды.

    Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы:

    Мәгариф өлкәсе традицион рәвештә муниципаль хакимият органнарының игътибар үзәгендә тора.

    Мәктәпнең заманча инфраструктурасын формалаштыру, яхшы материаль-техник база - белем бирү системасының эшләве һәм үсеше өчен мөһим шартлар.

    Район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан да мәктәпләргә зур игътибар күрсәтелә. Капиталь ремонтлау республика программаларын тормышка ашыру дәвам итә.

    Агымдагы елда капиталь ремонт программасына Аксубайның "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары керде. Капиталь һәм агымдагы ремонтка - 17 миллион 939 мең сум, янгынга каршы чараларга 2 миллион 129 мең 926 сум акча бүлеп бирелде.1 миллион 87 мең 972 сумга җиһазлар сатып алынды. Җылыту сезонына хәзерләнүгә муниципаль средстволардан 1 миллион 208 мең 178 сум акча бүлеп бирелде.

    2015-2016 уку елында, 2015 елда көчле давылдан җитди зыян күргән Аксубайның 2нче мәктәбен капиталь ремонтлау төгәлләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның районга эш сәфәре белән килүеннән соң, белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясауга республика бюджетыннан илле миллион сумга якын акча бүлеп бирү турында карар кылынды. Хәзерге вакытта Яңа Кармәт башлангыч мәктәбен урнаштыру өчен авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә. Алдагы елларда 6 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.

    Тимерхан Алишев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары:

    Соңгы елларда муниципаль дәрәҗәдә барлык укучыларга да сыйфатлы белем бирүне гарантияләү мөмкинлеге тудырган төгәл һәм нәтиҗәле модель формалашсын өчен муниципаль белем бирү системасына басым ясала. Мәктәпкәчә белемне һәр бала алырга тиеш һәм ул һәр сабыйны мәктәпкә әзерләргә бурычлы. Башлангыч белем яшәү урынына якын булырга һәм нәниләрнең сәләтләрен ачу, үстерүне, аларга өстәмә белем бирүне тәэмин итәргә тиеш.

    Төп мәктәп, тугызынчы сыйныфтан соң һөнәри яраклашу үткәрелсен һәм балалар үсеш траекториясен дөрес сайласыннар өчен, һөнәр алды әзерлегенә юнәлеш тота. Өлкән мәктәп - ул профиль. Министр да моңа басым ясый. Сайлап алынган профильнең 11 сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясендә раслануы мөһим. Әгәр дә бала 10-11 сыйныфларда укырга кала икән, педагог аңа вузга керүне гарантияләргә хокуклы. Икенче төрле әйткәндә, дәүләт йомгаклау аттестацияләрендә алынган баллар, аңа югары уку йортында бюджет урынын гарантияләсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: