Аксубаево
  • Рус Тат
  • БЕЛДЕРҮ

    Аксубай муниципаль районының җиденче утырышы 2016 елның 30 июнендә район Советының утырышлар залында үтә. Утырыш эше сәгать 10.00 да башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә: 1. Аксубай муниципаль районының 2015 елның 18 декабрендә кабул ителгән "2016 елга Аксубай муниципаль районы бюджеты турында"гы (Аксубай муниципаль районы Советы Карары редакциясендә 03.02.2016 елда...

    Аксубай муниципаль районының җиденче утырышы 2016 елның 30 июнендә район Советының утырышлар залында үтә.

    Утырыш эше сәгать 10.00 да башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:

    1. Аксубай муниципаль районының 2015 елның 18 декабрендә кабул ителгән "2016 елга Аксубай муниципаль районы бюджеты турында"гы (Аксубай муниципаль районы Советы Карары редакциясендә 03.02.2016 елда кабул ителгән 24 нче номерлы, 11.03.2016 елда кабул ителгән 26 нчы номерлы, 28.04.2016 елда кабул ителгән 41 нче номерлы) 12 нче карарына үзгәрешләр кертү турында;

    2. Өченче затлар хокукыннан азат ителгән (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларын исәпкә алмыйча) һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү инфраструктурасын булдырган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм оешмаларга тәкъдим ителергә тиешле Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтләр исемлеген формалаштыру, кертү һәм бастыру Тәртибе турында;

    3. Муниципаль вазыйфа биләгән һәм мәнфәгатьләр бәйләнешен җайга салган затлар, муниципаль хезмәткәрләрнең эш тәртибе таләпләрен үтәү буенча комиссия Положениесе турында;

    4. Аксубай муниципаль районы Финанс бюджет палатасы структурасына һәм муниципаль хезмәтләр вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында;

    5. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе Кодексына үзгәрешләр кертү турында;

    6. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында;

    7. Советның 2011 елның 21 апрелендә кабул ителгән "Аксубай муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүматлар (реклама корылмалары) чараларын урнаштыру һәм куллану Кагыйдәләре турында"гы 37 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;

    8. Аксубай муниципаль районы җирләрен рекультивацияләүгә акча бүлеп бирү турында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: