Батырлык турында сөйләделәр
Февраль аенда МВД ветераннары Аксубай районы мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр. -Балалар халык батырлыклары турында хәбәрдар булырга, үз батырларын танып белергә тиеш, чөнки кайбер авыл җирлекләрендә сугыш шаһитларының сафы көннән-көн сирәгәя бара,-дип белгеләп үтте ветераннар делегациясен озата барган Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин.-Өлкән буын яшь буынга Җиңүнең...
Февраль аенда МВД ветераннары Аксубай районы мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр.
-Балалар халык батырлыклары турында хәбәрдар булырга, үз батырларын танып белергә тиеш, чөнки кайбер авыл җирлекләрендә сугыш шаһитларының сафы көннән-көн сирәгәя бара,-дип белгеләп үтте ветераннар делегациясен озата барган Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин.-Өлкән буын яшь буынга Җиңүнең нинди бәя белән яулануы, әфган, чечня һәм башка интернациональ сугыш юлларын үткән сугышчылар турында сөйләргә тиеш. Мәктәп укучыларына батырлык дәресләре бирергә теләк белдергән МВД ветераннары ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кешеләр, алар кешеләргә һәм үз Ватаннарына хезмәт итүдә өлге булып торалар. Шунысы шатлыклы, МВД ветераннары мондый очрашуларны һәр елны үткәрәләр, чөнки без бүген балалар күңелендә патриотик рухта имин нигез булдырабыз.
Ветераннар районның биш мәктәбе-Емелькино, Сөнчәле, Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Иске Кыязлы мәктәпләрендә булдылар. Мәктәпләрнең соңгысында ветераннар белән бергә безнең корреспондент та булды.
Иске Кыязлы мәктәбендә батырлык дәресе башланыр алдыннан ветераннар туган якны һәм авыл тарихын өйрәнү музеенда булдылар. Әлеге уку бинасы очраклы гына сайлап алынмады-музейда якты дөньядан бик иртә киткән милиция подполковнигы Әсхать Бакиров истәлегенә почмак ачылган, анда аның парад кителе, бүләкләре, медальләре урын алган. Ветеранның тол калган тормыш юлдашы милиция прапорщигы Рәмзия Бакирова иренең кителендәге төймәләрне сакчыл гына каптыра-әйе, аларга шатлык-куанычларны да, кайгы-хәсрәтләрне дә бергә кичерергә туры килә, бергәләп биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ветераннар Әсхать Бакиров турында истәлекләрен уртаклаштылар.
Ул вакытта актлар залында укучылар урын алды. МВД ветераннары Советы рәисе Шамил Сәхабетдинов мәктәп укучыларын кунаклар белән таныштырды, сугышта катнашучыларның батырлыклары турында сөйләде. Аңардан соң чыгыш ясаган Ирек Салахов якташ сугышчылар-Советлар Союзы геройлары Филипп Мазилин, Григорий Романовның батырлыклары турында сөйләде, сугышчы-интернационалистлар һәм сугышчы-әфганчыларның исемнәрен атады. Дистәләгән еллар Эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган Рәмзия Бакированың чыгышы Җиңү көнен якынайту өчен иртә таңнан кичке караңгыга кадәр хезмәт куйган хатын-кызларга багышланды. Әфган сугышында катнашкан МВД ветераны һәм Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов та балаларга канлы сугыш юллары турында сөйләде.
МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Игорь Белов булачак Ватанны саклаучыларны үткән бәйрәмнәр белән котлап, кече ватаныбызның лаеклы уллары булыр өчен сезнең бөтен шансыгыз бар,- дип укучыларга мөрәҗәгать итте.
-Беренчедән, сезнең мәктәптән бездә исәптә торучы укучылар юк. Үземнең хезмәтем буенча мин Хәрби комиссариат каршындагы чакыру комиссиясе составына кергән һәм комиссия тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләрдән билгеле булганча, Иске Кыязлы егетләре сәламәтлек һәм физик әзерлек ягыннан аерылып торалар.
Мәктәпнең элеккеге директоры Әхмәтзыя Моратшин да укучылар белән әңгәмәгә кереп, бүген авыл җирлегендә бары тик ике сугыш ветераны гына калуын билгеләп үтте, Җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән, әмма аның чираттагы юбилеена кадәр яши алмаган сугышчыларны һәрвакыт хөрмәтләп искә алырга кирәклеген ассызыклады. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы очрашуга йомгак ясап, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән актив хезмәт өлеше өчен МВД ветераннарына рәхмәт белдерде. Иске Кыязлы мәктәбе директоры Минзөфәр Мөдәрисов һәм авыл ветераннар советы рәисе Ирек Камалов мондый очрашуларның традицион булуын теләделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 10:55Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга китте Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә китте.2800
-
3 июль 2022 - 09:55Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде.2300
-
3 июль 2022 - 08:55Сулыкларда фаҗигаларга юл куймаска Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы булып узды.3400
-
3 июль 2022 - 07:55Газ челтәрләренә тоташтыруны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак Элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде.2200
-
2 июль 2022 - 13:55Чуаш этно-джазында беренче Туган төбәгебезне таныткан һәм чуаш мәдәниятенә дан җырлаган кешеләр арасында җырчы, чуаш этно-джазы йолдызы Вера Кожеманова да бар.2700
-
2 июль 2022 - 12:55Аксубай районы алар белән горурлана: Михаил Алексеевич Михеев Социалистик хезмәт герое.4000
-
2 июль 2022 - 11:55Халык йолаларын саклыйлар «Саврушка» фольклор төркеме авылдашлары өчен чуаш халкының борынгы йолаларын яңадан ача.2700
-
2 июль 2022 - 10:55Аксубай районы алар белән горурлана: Сергей Андреевич Абруков Совет һәм Россия галим-физигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1976).4100
-
2 июль 2022 - 10:08Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.1200
-
2 июль 2022 - 09:55Сәхнәдә – 13 ел Яңа Аксубай мәдәният йортының «Шанчăк» вокаль ансамбле («өмет» дигәнне аңлата) 2009 елда оеша.2700
-
14 июнь 2022 - 11:56Аксубайда Россия көне, Сабан туе һәм Троица бәйрәме билгеләп үттеләр
-
14 июнь 2022 - 11:54Аксубай мәктәбендә картинг буенча ярышлар узды
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләрАксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.2500
-
3 июль 2022 - 10:55Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗга китте Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең соңгы өч төркеме олы сәфәргә китте.2800
-
3 июль 2022 - 09:55Жаворонков: Ковидка каршы чараларны гамәлдән чыгару пандемия бетүен аңлатмый 2 июльдән бөтен Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән төп чикләүләр бетерелде.2300
-
3 июль 2022 - 09:10Аксубай районының дәүләт автоинспекторлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр Аксубай районында юлларда куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен полиция майоры Нияз Гыймалетдинов җитәкчелегендә дүрт ЮХИДИ хезмәткәре башкара.2500
-
3 июль 2022 - 08:55Сулыкларда фаҗигаларга юл куймаска Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең видеоконференция режимында чираттан тыш утырышы булып узды.3400
-
3 июль 2022 - 07:55Газ челтәрләренә тоташтыруны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак Элегрәк дәүләт хезмәтләре порталы аша газ белән тәэмин итүгә тоташуга гариза гына тапшырырга мөмкин иде.2200
-
2 июль 2022 - 17:40Аксубайлылар Уяв чуаш милли мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үттеләр Аксубай районы халкын һәм кунакларын бәйрәм мәйданында кызыклы һәм төрле программа каршы алды.4900
-
2 июль 2022 - 13:55Чуаш этно-джазында беренче Туган төбәгебезне таныткан һәм чуаш мәдәниятенә дан җырлаган кешеләр арасында җырчы, чуаш этно-джазы йолдызы Вера Кожеманова да бар.2700
-
2 июль 2022 - 12:55Аксубай районы алар белән горурлана: Михаил Алексеевич Михеев Социалистик хезмәт герое.4000
-
2 июль 2022 - 11:55Халык йолаларын саклыйлар «Саврушка» фольклор төркеме авылдашлары өчен чуаш халкының борынгы йолаларын яңадан ача.2700
-
2 июль 2022 - 10:55Аксубай районы алар белән горурлана: Сергей Андреевич Абруков Совет һәм Россия галим-физигы, физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1976).4100
-
2 июль 2022 - 10:08Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Әлеге максатка «Яшь профессионаллар» федераль проекты буенча 62 миллион сум бүленә.1200
-
2 июль 2022 - 09:55Сәхнәдә – 13 ел Яңа Аксубай мәдәният йортының «Шанчăк» вокаль ансамбле («өмет» дигәнне аңлата) 2009 елда оеша.2700
-
2 июль 2022 - 08:55Аксубай районы алар белән горурлана: Григорий Игнатьевич Тяманов-Акташ 1935 елның 7 гыйнварында Иске Кармәт авылында дөньяга килгән.3500
-
2 июль 2022 - 07:55Буыннар бәйләнешен тапшыралар Беловка авыл клубы вокаль коллективының атамасы авылда ага торган «Шур çăл» су чыганагы исеменнән барлыкка килгән (чуаш теленнән тәрҗемә иткәндә «чишмә» була).3400
-
1 июль 2022 - 18:55Халык тарихын онытырга ирек бирмиләр Иске Үзи авыл клубы каршында 2000 елда «Палан» вокаль төркеме оештырыла, бу чуаш теленнән «балан» дип тәрҗемә ителә.3900
-
1 июль 2022 - 17:55«Урмандеево әбиләре» сәхнәдә 10 елдан артык «Урмандеево әбиләре» җыр коллективын районның авыл клубларында да, аның чикләрендә дә һәрчак җылы каршы алалар.3800
-
1 июль 2022 - 16:55Аксубай районы алар белән горурлана: Николай Ивнович Полоруссов-Шелеби Чуаш шагыйре, язучы, тәрҗемәче.4100
-
1 июль 2022 - 15:55Җырга мәхәббәт берләштерә Кече Сөнчәле авыл клубының «Тăван кил» (туган йорт) чуаш фольклор коллективы 2016 елда оешкан.3300
-
1 июль 2022 - 15:38Район газетасы язылган өчен төп бүләкне уйнатты: яшелчәләр киптерү җайланмасын Аксубай хастаханәсе ветераны отты Бүген альтернатив язылучы әбүнәчеләр арасында район газетасына язылу буенча бүләкләр уйнату булды.4900
-
1 июль 2022 - 14:55Аксубай районы алар белән горурлана: Михаил Павлович Егоров-Сениэль Совет һәм чуаш язучысы, прозаик һәм тәрҗемәче, СССР Язучылары берлеге әгъзасы (1974).4200
-
1 июль 2022 - 13:55Чуаш халкының җырлары һәм биюләре яңара Иске Тимошкиноның «Уяв» фольклор коллективы үзенең бик бай тарихы белән мактана ала.2700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.5900
-
1 июль 2022 - 12:55Аксубай районы алар белән горурлана: Ефрем Васильевич Еллиев Мөгаллим, язучы, шагыйрь.5400
-
1 июль 2022 - 12:55Белгеч җәй көне «омикрон» йоктыру куркынычын бәяләде Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар санының тотрыклы кимүе барлык яшь төркемнәрендә күзәтелә.3900
-
1 июль 2022 - 11:55Мазилин урамыннан Дуслык урамына: яр чистартылган, тротуарлар салуга керештеләр Аксубайда тагын бер җәяүлеләр зонасы һәм ял итү урыны булачак.3200
-
1 июль 2022 - 10:55Россиядә пенсионерлар өчен яңа льгота кертергә тәкъдим иттеләр Россиядә пенсионерларны мирас буенча алынган торакны теркәгәндә пошлинадан азат итәргә тәкъдим иттеләр.2700
-
1 июль 2022 - 09:55Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.6800
-
1 июль 2022 - 08:55Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак Кол Шәриф мәчете 8 июльнең 16:00 сәгатеннән 9 июльнең 9:00 сәгатенә кадәр ябык булачак.3800
-
1 июль 2022 - 07:55Татарстан синоптиклары киләсе атна башының яңгырсыз җылы булачагын вәгъдә итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге берничә көнгә һава торышын фаразлаган.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика