Аксубаево
  • Рус Тат
  • Баш тартыр алдыннан, уйланыгыз

    1 октябрьгә кадәр федераль льготадан файдаланучылар мөһим карарга килергә тиешләр: дарулардан бушлай файдалану хокукын калдырырга яки алардан баш тартырга. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Аксубай районы территориясендә 2015 ел башына өстәмә дарулар белән бушлай тәэмин итү хокукы булган федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы яши, шуларның 2672 се дарулардан бушлай файдалану хокукыннан баш...

    1 октябрьгә кадәр федераль льготадан файдаланучылар мөһим карарга килергә тиешләр: дарулардан бушлай файдалану хокукын калдырырга яки алардан баш тартырга.

    Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Аксубай районы территориясендә 2015 ел башына өстәмә дарулар белән бушлай тәэмин итү хокукы булган федераль дәрәҗәдәге 3687 льготачы яши, шуларның 2672 се дарулардан бушлай файдалану хокукыннан баш тарттылар, ә бу аларның 72,1 процентын тәшкил итә.

    - Мин - пинсионер, икенче группа инвалид. Берничә ел рәттән бушлай дарулар алам, - дип сөйли Евгений Копонев. - Дарулар белән бушлай тәэмин итү хокукы булган кешеләргә мөрәҗәгать итеп, әлеге хокуктан баш тартмагыз, дип әйтәсем килә. Ветераннар советы рәисе булып эшләгәндә, минем яныма льготадан баш тарткан күп кенә пенсионерлар килә иде. Алар инсулин табып бирүне үтенделәр. Шикәр диабеты - мәкерле авыру. Мин үзем дә аның белән 42 ел дәвамында авырыйм. Даими рәвештә дару кулланырга кирәк. Шуңа да, акча алам дип, бушлай дарулардан баш тартыргамы, әллә юкмы икәнен яхшылап уйлагыз. Ветераннар оешмасы рәисләрен, медицина хезмәткәрләрен пенсионерлар арасында аңлату эше алып барырга чакырам. Без, пенсионерлар, иртәгә нәрсә буласын белмибез. Ә менә социаль пакет - ул дарулар белән бушлай тәэмин итүне гарантияли.

    - 2015 елда даруханә челтәре аша 9 миллион 325 мең 777 сумлык дару сатылган. Ел дәвамында уртача бер авыруга 78 рецепт бирелгән, акчага күчергәндә бу 10769 сум 58 тиен тәшкил итә, - дип сөйли район үзәк шифаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - Социаль пакеттан баш тартырга яки аны яңадан кайтарырга елына бер тапкыр гына, 1 октябрьгә кадәр мөмкин. Беркетелгән даруханәләрдә препаратлар ассортименты яхшы, барлык төр дарулар да бар, аларны кайтару мәсьәләсе хәл ителде, бу эшкә барлык ФАП мөдирләре тартылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: