Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барыннан да элек – хезмәтне куркынычсыз итү

    Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты рәисе Анатолий Горбунов һәм район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты. Составына төрле оешмалар һәм ведомство вәкилләре кергән Координацион совет социаль иминиятләштерү Фонды тарафыннан хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау; аерым категория эшчеләр өчен медицина күзәтүе үткәрү мәсьәләләрен...

    Хезмәтне саклау буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып үтте.


    Аның эшендә район башкарма комитеты рәисе Анатолий Горбунов һәм район прокуроры Эдуард Хираҗев катнашты. Составына төрле оешмалар һәм ведомство вәкилләре кергән Координацион совет социаль иминиятләштерү Фонды тарафыннан хезмәтне саклау буенча профилактик чараларны финанслау; аерым категория эшчеләр өчен медицина күзәтүе үткәрү мәсьәләләрен тикшерде.
    Совет утырышында эшчеләрнең хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләсенең элеккечә актуаль булып калуы билгеләп үтелде. Производствода имгәнү алуга юл куймау бурычы районда хезмәтне саклау буенча Координацион совет эшчәнлеге аша уңышлы хәл ителә. Аның утырышларында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, производствода имгәнү алуны профилактикалау мәсьәләләре карала һәм эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдыр мауга бәйле җитәкчеләр эшчәнлегенә анализ ясала. Районда хезмәтне саклау шартларын яхшырту программасы эшләнгән һәм ул уңышлы гамәлгә ашырыла.

    Координацион советның комплекслы профилактик эш нәтиҗәсе: 2015 елда һәм 2016 елның беренче ярты еллыгында эштә имгәнү алуның бер генә очрагы да теркәлмәгән.

    Район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов үз чыгышында авыр эшләрдә зыянлы яки куркыныч хезмәт шартларында эшләгән хезмәткәрләрне алдан мәҗбүри һәм даими медицина күзәтүе (тикшерүе) үткәрү тәртибенә тукталды.
    - Хәзерге вакытта "Аксубай АФ" дан, "Тукай" ППдан алтмыштан артык кеше килешү төзеп, медицина тикшерүе үтте, - дип билгеләп үтте ул. - Медицина тикшерүе узуга килешү төзүләрне сузу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә, районның эпидемиологик, йогышлы авыруларга бәйле торышында чагылырга мөмкин.
    Социаль иминиятләштерү фондының Аксубай районындагы бүлеге баш белгече Миңсылу Сафина үз чыгышын эш урынында имгәнү алу һәм эшчеләрнең һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанс яктан тәэмин итү темасына багышлады. Ул шулай ук хезмәтләре сәламәтлек өчен зыянлы, куркыныч производство факторлары белән бәйле булган эшчеләрнең санатория-курортларда дәвалануына да тукталды. Производствода имгәнү алу һәм һөнәри авыруларны киметү буенча чаралар исемлеген ирештерде һәм шуның белән бергә әлеге юнәлештә кисәтү чараларын финанс яктан тәэмин итүдән баш тарту сәбәпләрен дә әйтеп үтте.
    Район прокуроры Эдуард Хираҗев хезмәт нормаларын бозган өчен Хезмәт кануны, Административ һәм Җинаять кодекслары нигезендә каралган җаваплылык турында сөйләде. Хезмәт кануны буенча гаепле кеше, хокук бозу нәтиҗәләренә бәйле, дисциплинар җаваплылыкка (шелтә, кискен шелтә) тартылырга мөмкин. Административ канунга нигезләнеп - хезмәт нормаларын бозган өчен административ штраф каралган яки предприятие эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылырга мөмкин. Моңа охшаш хокук бозулар өчен Җинаять кануны буенча максималь җәза - биш елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү.
    - Хезмәт кодексында эш бирүчеләрнең эшчеләрне имин эш шартлары белән һәм шулай ук әлеге максатлар өчен аларны кирәкле барлык инвентарьләр белән тәэмин итүгә бәйле бурычлары беркетелгән, - дип ассызыклады ул. - Хезмәт коллективлары җитәкчеләре әлеге пунктны тайпылышсыз үтәргә тиешләр. Хезмәтне саклау нормаларын бозу очраклары ачыкланганда, гражданнар дәүләт инспекциясенә яки район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар.

    Фото a2.pmark.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: