Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барлык төр техниканы да техник карауга

    Район агрофирмаларында техник карау оешкан төстә үтте. Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның кулланыш процессында техник торышына аерым игътибар бирелде. Әлеге эш авыл хуҗалыгы производствосы участокларында иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә. Әмма, кайбер шәхси трактор хуҗалары техник карау үтүдән ягада калырга телиләр. Хәтта аларны исәпкә куюны кирәк дип тапмаучылар да бар....

    Район агрофирмаларында техник карау оешкан төстә үтте.


    Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмаларның кулланыш процессында техник торышына аерым игътибар бирелде. Әлеге эш авыл хуҗалыгы производствосы участокларында иминлекне тәэмин итү максатларында үткәрелә. Әмма, кайбер шәхси трактор хуҗалары техник карау үтүдән ягада калырга телиләр. Хәтта аларны исәпкә куюны кирәк дип тапмаучылар да бар. Мондый шартларда авыл урамнарында, район билгеләнешендәге юлларда хәрәкәт иминлеген саклау аерата кыен. Механизаторларның исерек килеш трактор руле артына утыру очраклары да аз түгел, шулай ук кайчакта төзек булмаган техника белән юлга чыгалар.

    - ТР Гостехнадзорның Аксубай районы буенча бүлегендә шәхси кешеләрнең 1017 берәмлектән артык техникасы теркәлгән, - дип аңлатты бүлек җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов. - Май башында шәхси затларның барлык үзйөрешле машиналары һәм аларга тагылмалар техник карауга тәкъдим ителәчәк.

    Билгеләнгән көнгә транспорт чаралары һәм үзйөрешле машина хуҗаларыннан аларны техник карауга бастыру таләп ителә. Техник карау үткәрү урыны һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән.


    Авыл җирлекләрендә техник карау үткәрү графигын тәкъдим итәбез: 3 майда - Савруш һәм Урмандеево, 4 майда - Иске Ильдеряк, Иске Кармәт, 5 майда - Иске Татар Адәмсуы һәм Емелькино, 10 майда - Яңа Аксубай һәм Иске Тимошкино, 11 майда - Беловка, Иске Үзи һәм Иске Кыязлы, 12 майда - Иске Ибрай, Яңа Ибрай, 16 майда - Яңа Кармәт, Кәкре Күл һәм Карасу, 18 майда - Шәрбән һәм Трудолюбово, 19 майда - Сөнчәле һәм Мюдта. 10 майдан 31 енә кадәр, 14.00 сәгатьтән соң шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: