Аксубаево
  • Рус Тат
  • Банк карталарыннан акча тотып калу законлымы?

    Аксубай районы прокуратурасына суд пристав-башкаручыларының төрле төр әҗәтләрне каплау хисабына хезмәт хакы карталарыннан акчаны тотып калу гамәлләре канунлымы икән, дигән сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Бу сорауны безгә гәзит укучылар да еш юллыйлар. Әлеге сорауга төгәл җавап алу өчен без район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизовка мөрәҗәгать иттек. Бу нисбәттән ул...

    Аксубай районы прокуратурасына суд пристав-башкаручыларының төрле төр әҗәтләрне каплау хисабына хезмәт хакы карталарыннан акчаны тотып калу гамәлләре канунлымы икән, дигән сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

    Бу сорауны безгә гәзит укучылар да еш юллыйлар. Әлеге сорауга төгәл җавап алу өчен без район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизовка мөрәҗәгать иттек. Бу нисбәттән ул безгә менә шундый аңлатма бирде:

    РФ Хезмәт кодексының 138 маддәсенә нигезләнеп, эшчегә тиешле һәр түләнгән эш хакыннан тотып калынган барлык әҗәт күләме 20%тан, ә федераль закон белән каралган очракта (өлешчә "Башкару производствосы" ФЗга бәйле) - 50%тан артмаска тиеш. Хезмәт хакыннан әҗәт берничә башкару документы буенча тотып калынган очракта да, эшченең 50% хезмәт хакы сакланырга тиеш.

    Әлеге маддә төзәтү эшләренә җибәрелгән затның эш хакыннан, балигъ булмаган балаларына алимент түләүчеләрдән, башка кешенең сәламәтлегенә китерелгән зыян суммасын түләүчедән, тукландыручысын югалтуга бәйле зыян китергән кешегә зыян суммасын һәм җинаять гамәле кылу сәбәпле китерелгән зыянны түләүчеләрдән әҗәтләрне тотып калуны чикли. Бу очракта хезмәт хакыннан тотып калу өлеше 70%тан артмаска тиеш.

    Сезгә хезмәт хакын әлеге исәп-хисап счетына күчерү турында документларны суд приставлары хезмәтенә тәкъдим итәргә кирәк. Хезмәт хакыннан тотылган күләм 50%тан артырга тиеш түгел.

    Шунысын да истә тоту мөһим, әгәр дә сезнең кредит килешүендә акча средствосын банктагы барлык счетлардан да тотып калу рөхсәтегез бар икән, бу очракта банк сезнең хезмәт хакы картасыннан акчаны мөстәкыйль салдыруга хокуклы.

    Әгәр дә кредит килешүендә андый шарт каралмаса, банкның гамәле хаклы түгел һәм сез банкның акчаны канунсыз тотып калуына бәйле судка мөрәҗәгать итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: