Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларны яклап

    Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында уңышсыз гаиләләрдәге хәлләрне ачыкладылар. Бу юлы комиссия игътибарына исерткеч эчемлекләр кулланган өчен күп тапкыр кисәтү ясалган ата-аналар эләкте. Комиссия аларны даими тикшереп тора. Күп очракта психологлар һәм инспекторлар күңелсез картиналарга тап булалар. Ата-аналар - исерек, балалар - ач, суыткыч - буш, өйдә -...

    Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында уңышсыз гаиләләрдәге хәлләрне ачыкладылар.

    Бу юлы комиссия игътибарына исерткеч эчемлекләр кулланган өчен күп тапкыр кисәтү ясалган ата-аналар эләкте. Комиссия аларны даими тикшереп тора. Күп очракта психологлар һәм инспекторлар күңелсез картиналарга тап булалар. Ата-аналар - исерек, балалар - ач, суыткыч - буш, өйдә - тәртипсезлек.

    Мондый берничә очракны тикшергәннән соң, комиссия ата-аналарга эшкә урнашырга һәм эчкечелектән дәваланырга бер атна вакыт бирә. Шулай булмаганда аларга ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яный.

    Комиссия рәисе Сергей Александровка туры юлга баскан ата-аналар еш мөрәҗәгать итәләр. Әмма, кагыйдә буларак, бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителүгә караганда, баланы кире кайтару күпкә катлаулы.

    - Беренче чиратта без бала хокукларын яклыйбыз, - дип аңлатты Сергей Витальевич. - Мондый гамьсез ата-аналар янәшәсендә яшәү бала сәламәтлегенә психологик һәм физик куркыныч тудыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: