Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларга хокукый ярдәм

    Ул район үзәге мәктәпләренең барлык өлкән сыйныф укучыларын диярлек Яшьләр үзәгенә җыйды. Балалар хокуклары мәсьәләләре буенча семинарда хокукый структуралар, башкарма хакимият, мәгариф, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты. Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының юридик бүлеге җитәкче-киңәшчесе Раул Вәлиев чыгышы үтә кызыклы булды. Ул теге яки бу мәçьәләне ничек хәл итәргә кирәклеге белән...

    Ул район үзәге мәктәпләренең барлык өлкән сыйныф укучыларын диярлек Яшьләр үзәгенә җыйды.

    Балалар хокуклары мәсьәләләре буенча семинарда хокукый структуралар, башкарма хакимият, мәгариф, социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
    Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының юридик бүлеге җитәкче-киңәшчесе Раул Вәлиев чыгышы үтә кызыклы булды. Ул теге яки бу мәçьәләне ничек хәл итәргә кирәклеге белән уртаклашты.
    -Беренчедән, теләсә нинди тармак та канун нигезендә җайга салынган һәм Кодексларда бик күп сорауларга җавап табарга була, - диде Раул Мөхәммәт улы. - Икенчедән, буыннан-буынга тапшырылган яки дини өйрәтүләрдә сакланган рухи-әхлакый нормалар да бар. Һәм, өченчедән, "Нәрсә яхшы, нәрсә яман?" дигән сорауга җавапны халык әйтемнәре һәм мәкальләреннән табарга була. Аларда күп гасырлык халык тапкырлыгы ята. Шулай ук үзегезнең йөрәгегезне тыңлагыз, интуициягә таяныгыз.
    Балалар алдында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина чыгыш ясады.
    Аннан соң укучылар сораулар яудырдылар.
    -Укытучының укучыны дәрестән куып чыгарырга хокукы бармы?
    -Укытучы укучыны дәрестән куып чыгара алмый, һәр укучы да белем алырга хокуклы, - дип җавап бирде Әминә Вәлиуллина. - Әгәр дә укучы, башка укучыларның белем алу хокукларын кысрыклап, дәресне өзә икән, укытучы чара күрергә мәҗбүр. Ул аның әти-әнисен, ПДН инспекторларын чакырта һәм тәртипсез укучыны алар кулына тапшыра ала.
    -Баланың хокуклары бозыла икән, кая мөрәҗәгать итәргә?
    -Бу кем тарафыннан һәм ничек бозылуга бәйле, - дип җавап бирде прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов. - Мисалга, әгәр дә укытучы белән зур булмаган аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, уку-укыту мөдиренә, директорга мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр анда яклау табылмаса, хокук саклау органнары, прокуратура ярдәмгә киләчәк.
    -Полиция хезмәткәре урамда тикшерү өчен балигь булмаган яшүсмерне туктата аламы?
    -Кичке 22.00 дән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр ул балигъ булмаганнарны туктатып сөйләшергә мәжбүр, - дип әйтте ПДН инспекторы Игорь Белов. - Башка вакытта, яшүсмер тәртип бозучы булып саналмаган яки, мисалга, "Тоткарлау" кебек билгеле бер операция алып барылмаганда, хезмәткәр яшүсмерне тоткарлый алмый.
    Балалар 71 нче Канунга, Аксубай районында хокук бозулар исәбе, ятим балаларның хокукларына бәйле сорауларны да бирделәр. Ә рәсми өлештән соң кара-каршы утырып шәхси консультация алу мөмкинлеге тәкъдим ителде.
    ЦСОНның гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге мөдире Татьяна Семенова ышаныч телефоны номерларын балаларның исләренә төшерде: 8-800-2000-122 - Бөтенроссия ышаныч телефоны, 2-80-91 - ЦСОНның психологик ярдәм телефоны.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: