Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар ялы

    Җәйге чор җитү белән Аксубай районының 14 мәктәбендә балаларның көндез килеп ял итүе оештырылачак. Бу хакта Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова белдерде. Лагерьләр 634 баланы сыендырачак. Дүрт мәктәп базасында йөз кешене үз эченә алган хезмәт һәм ял лагерьләре оеша. Балаларны муниципаль һәм дәүләт оешмаларында ял иттерүгә бәйле...

    Җәйге чор җитү белән Аксубай районының 14 мәктәбендә балаларның көндез килеп ял итүе оештырылачак.

    Бу хакта Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова белдерде. Лагерьләр 634 баланы сыендырачак. Дүрт мәктәп базасында йөз кешене үз эченә алган хезмәт һәм ял лагерьләре оеша. Балаларны муниципаль һәм дәүләт оешмаларында ял иттерүгә бәйле 75 путевка каралган. Шәһәр яны лагерьләрендә18 көнлек профильле сменада - 25 кеше, җиде көнлек сменада 24 кеше ял итәчәк. Балаларның ял итүенә бәйле эш көннәрендә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә 2-72-84 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

    Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге линиясе буенча 16 кеше җиде көнгә палатада ял итү лагерена китәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: