Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар мәнфәгатендә

    Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Комиссиянең көн кадагына социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнгән балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру мөһим мәсьәлә буларак кертелде. Җәйнең соңгы ае уртасына якынлаша. Бер яктан караганда, бу вакытта җәйге ял мәсьәләсе мондый активлык алырга да тиеш түгел. Әмма асылда...

    Балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

    Комиссиянең көн кадагына социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнгән балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру мөһим мәсьәлә буларак кертелде.

    Җәйнең соңгы ае уртасына якынлаша. Бер яктан караганда, бу вакытта җәйге ял мәсьәләсе мондый активлык алырга да тиеш түгел. Әмма асылда бу категория балаларның җәйге ялын оештыруда проблемалар бар. Ведомствоара социаль патронажда 12 гаилә тора. Анда 26 яшьүсмер тәрбияләнә. Балигъ булмаган 16 баланың (8дән 18 яшькәчә) нибары бишесе генә ял иткән. Аңлашыла ки, күпчелек ата-аналар балаларын кыйммәтле лагерьләргә җибәрә алмый. Әмма балаларын районнан йөзләгән бала ял иткән лагерьгә җибәрү тәкъдименнән ата-аналарның күбесе баш тартмый.

    Аксубай балаларының Чистайның сәламәтләндерү лагеренә бушлай юллама алу мөмкинлеге бар. Тәкъдим 13 августка кадәр үз көчендә кала.

    Моның өчен аз тәэмин ителгән гаиләләргә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Комиссия шулай ук балигъ булмаганнарга һәм аларның әти-әниләренә карата ачылган административ эшләрне карады.

    Район үзәгендә яшәүче күп балалы ана алдына алкоголизмнан дәвалану мәсьәләсе куелды. Берничә ел рәттән бу ханымның тәртибен социаль хезмәтләр күзәтү астында тотты. Туры юлга басуын истә тотып аны исәптән төшерү мәсьәләсе дә туган. Әмма шулай булуга да карамастан, аңлашылганча, хәмер белән мавыккан ана үсеп килүче улына нинди үрнәк күрсәтә алсын инде?

    - Мин эчүемне үзем ташлыйм, - дип ышандырды хатын һәм дәваланудан баш тартты. Ун яшьлек улын сәламәтләндерү лагеренә җибәрергә вәгъдә итте.

    Өч бала атасына да административ беркетмә төзелде. Үзен тәртипсез тоткан өчен комиссия әгъзалары алдына баскан, шул сәбәпле шелтә алган әти кеше уңайсызлану хисләре кичерде. Балалар тәрбияләү җаваплылыгы турында искәрткәч, мондый тәртипсезлек башка кабатланмас, дигән сүз бирде. Спиртлы эчемлекләргә тартылган өчен штраф сыйфатында бирелгән җәза, һичшиксез, гаилә алдындагы гаепне кискен тоярга ярдәм итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: