Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар хокукын яклап

    ТР Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина районда эш сәфәре белән булып китте. Татарстанның балалар вәкиле Аксубайга ТР прокуратура бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов, балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсияр Гафиятуллина белән бергә килде. Район башлыгы Камил Гилманов белән рәсми очрашу балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсенә...

    ТР Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина районда эш сәфәре белән булып китте.

    Татарстанның балалар вәкиле Аксубайга ТР прокуратура бүлеге җитәкчесе Азат Хөсәенов, балигъ булмаганнар эшләре буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсияр Гафиятуллина белән бергә килде.

    Район башлыгы Камил Гилманов белән рәсми очрашу балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен үтәү өлкәсенә кагылышлы эшләр белән таныштырудан башланды.

    Аннан ары, район җитәкчесе озатуында, делегация "Хыял" балалар социаль приютында булды, алар биредә яшәү, тәрбияләү һәм медицина хезмәте күрсәтү шартлары белән таныштылар, балаларны приютка урнаштыру тарихын һәм социаль учреждениедә яшәүче сабыйларның гаиләләре белән алып барылган эш барышын өйрәнделәр. Районга килү программасына гражданнарны кабул итү дә кертелгән иде. Гүзәл Удачина җитәкчелегендә республика вәкилләре белән берлектә, кабул итүдә шулай ук бала хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе өченче мәктәп укучысы Анна Крайнова, район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов та катнашты.

    Район халкы бала хокуклары буенча вәкилгә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шулар белән беррәттән күмәк мөрәҗәгатьләр дә булды - ата-аналар юлсызлык аркасында мәктәп укучыларының күрше авылга белем бирү учреждениесенә бара алмауларыннан зарландылар. Аксубай читендә урнашкан урамнарда яшәүче балаларның (үзәк урамнарда яшәүче яшьтәшләре кебек) физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүе өчен спорт мәйданчыгы кирәк. Тәрбиягә бала алган күп балалы ана авыл эчендәге урамнарның начар торышта булу проблемасы белән уртаклашты. Яшь спортчыларны республика һәм төбәк ярышларына алып барганда транспортка бәйле кыенлыклар хакында да сүз булды. Үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегендә шартлар замана таләпләренә туры килми - ремонт кирәк. Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, кабул итүдә катнашкан республика прокуратурасы һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре Аксубай гражданнарының барлык мөрәҗәгатьләрен дә игътибарга һәм контрольгә алдылар.

    Кабул итү тәмамланганнан соң балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе эше турында аның рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җентекләп сөйләде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Валентина Краснова үз чыгышында балаларның җәйге ялын һәм балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыруга тукталды. Сөйләшү конструктив килеп чыкты, район комиссиясе әгъзалары республика ведомстволары вәкилләреннән төрле юнәлешләрдәге эшләрне активлаштыру буенча киңәшләр алдылар.

    Безнең районга сәфәрнең киңәйтелгән программасына район хастаханәсендә - балалар бүлегендә булу да кертелгән иде. Рәсми кунаклар район хастаханәсенең баш табибе Ратмир Мустафаев озатуында балалар корпусында, яшь пациентлар дәваланган палаталарда булдылар, алар белән аралаштылар, бүлектәге шартларны яхшырту таләп ителүгә инаныр өчен хуҗалык биналарын карадылар, медицина хезмәткәрләре эше белән таныштылар.

    - Балаларның хокукларын яклау мәсьәләләрен өйрәнүләрдән күренгәнчә, Аксубайда күп кенә юнәлешләр буенча имин хәл күзәтелә, - диде Гүзәл Удачина. - Әмма проблемаларны хәл итүдә төрле муниципаль хезмәтләр һәм структураларның актив хезмәттәшлеге, прокуратура һәм башка органнар тарафыннан йогынты ясау чаралары таләп ителгән моментлар да бар. Әгәр дә мәсьәлә балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклауга кагыла икән, монда инде хәл ителмәгән проблемалар булырга тиеш түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: