Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасы кирәк

    Аксубай районында җитәкчеләрнең халык белән очрашуы башланды. Беренче утырыш Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. - 2016 елга куелган тугыз бурычның бары тик өчесен генә үти алдык, - дип башлады утырышны җирлек башлыгы Валерий Альметкин. - Бу Чуаш Енорускиносында электр линияләренә, Иске Ильдеряктә суүткәргечләргә капиталь ремонт ясау, балалар бакчасы бинасына бәйле...

    Аксубай районында җитәкчеләрнең халык белән очрашуы башланды.

    Беренче утырыш Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте.

    - 2016 елга куелган тугыз бурычның бары тик өчесен генә үти алдык, - дип башлады утырышны җирлек башлыгы Валерий Альметкин. - Бу Чуаш Енорускиносында электр линияләренә, Иске Ильдеряктә суүткәргечләргә капиталь ремонт ясау, балалар бакчасы бинасына бәйле мәсьәлә хәл ителмәгән әле.

    Суүткәргечне үз көчләре белән ремонтлый алсалар да, балалар бакчасы төзү һәм җирлекнең электр линияләрен ремонтлау алар көченнән килми. Ә балалар бакчасы кирәк. Хәзерге вакытта гамәлдә булган җимерек бакчага 28 бала йөри, ә мохтаҗлар саны 40 тан артып китә.

    Җирлектә референдум үткәрелгән. Үзара салым акчасы 300 мең сум җыелган. Республика ярдәме белән бюджет миллион ярым сумга тулылана.

    Территориядә эшмәкәрләр актив эшли. Валерий Сапеев, башлангыч фермерларга ярдәм йөзеннән бирелгән грант отып, кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Аның инициативасы белән чишмәләр буалар төзекләндерелә, Тарханкада юл төзелде.

    Яңа Ильдеряк авылы кешесе Александр Муртазин сөтчелек юнәлешендә мини ферма төзи.

    Җирлектә ТОСлар яхшы эшли. "Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә" конкурсында катнашып Иске Ильдеряк ТОСы 430 мең сумлык грант алды. ТОС төркемнәре төзекләндерү, яшелләндерү, территорияләрне җыештыру, чүп чыгару белән шөгыльләнә.

    Яңа Ильдеряк зираты коймасын тотып алу төгәлләнгән, Чуаш Енорускиносы һәм Яңа Ильдеряк авыллары зиратлары коймасын ремонтлау алып барыла. Соңгысында эшмәкәрләр ярдәме белән яңа капка урнаштырганнар. Иляшкино, Тарханка, Чуаш Енорускиносы һәм Яңа Ильдеряк авылларында юлларны үзгәртеп кору буенча эшләр башланган. Тарханка һәм Чуаш Енорускиносында чишмәләр төзекләндерелә. Иске Ильдерякта Кече Сөлчә елгасы аша сезонлы кичү төзелгән. Дүрт авылда чүплек территорияләре төзекләндерелгән. Өч электр энергиясен исәпкә алу җиһазы, бер фотореле һәм өч яңа яктырту ноктасы урнаштырылган. Ике торак пунктта агачларны өлешчә кискәннәр.

    Депутатлар чыгышыннан соң башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин стратегик социаль-икътисади үсеш турында сөйләде. Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар корпусы эшенә йомгак ясады.

    Ул җирлек территориясенең зур булуына карамастан, Валерий Альметкин һәм депутатлар аның үсеше өчен барысын да эшлиләр, дип ассызыклады. Хөкүмәт ярдәме белән монда юллар, күп функцияле үзәк төзелгән, мәктәп капиталь ремонтланган. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, ремонттан соң мәктәп БДИ нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Башкарыласы эшләр дә бихисап әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: