Аксубаево
  • Рус Тат
  • Азат авылына – 90 ел!

    Әлеге истәлекле көнне Азат авылы халкы, бүгенге көндә кече ватаннарыннан читтә яшәүче азатлылар түземсезлек белән көттеләр. Менә шуның өчен дә якташлар, авылдашлар очрашуы шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды. Бәйрәм авыл янәшәсендәге болынлыкта, бөек булып үскән имән агачлары ышыгында узды. Авыл халкы авыл җирлеге ярдәме белән, әлеге юбилейга ныклап әзерләнгән, бәйрәм...

    Әлеге истәлекле көнне Азат авылы халкы, бүгенге көндә кече ватаннарыннан читтә яшәүче азатлылар түземсезлек белән көттеләр.

    Менә шуның өчен дә якташлар, авылдашлар очрашуы шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды. Бәйрәм авыл янәшәсендәге болынлыкта, бөек булып үскән имән агачлары ышыгында узды. Авыл халкы авыл җирлеге ярдәме белән, әлеге юбилейга ныклап әзерләнгән, бәйрәм өчен мәйдан булдырганнар, кунакларны да күпләп чакырганнар.

    - Барыгызны да авылыбыз оешуның 90 еллык юбилее белән ихластан тәбрик итәм, - дип мөрәҗәгать итте авылдашларына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. - Без әлеге яшеллеккә күмелеп утырган матур табигать почмагында тәгәрәп үстек, еллар үткән саен ул тагын да ямьләнсен, матурайсын.

    Миниршат Фәтклим улы архивлардан әлеге торак пунктның ничек оешуы, аның кешеләре турында шактый кызыклы мәгълүматлар эзләп тапкан. Һәм бәйрәмдә алар белән якташларын да таныштырды.

    Азат поселогына 1926 елның маенда, Чүпрәле районының Иске Чекәле авылыннан күчеп килгән кешеләр тарафыннан нигез салына. Беренче булып 9 гаилә күчеп килә. Аларны җирлекнең урман белән янәшә булуы кызыктыра. Алар өйләр салалар. Тиздән алар янына туганнары, танышлары да тартыла. Җитмешенче елларда поселокта ике йөздән артык кеше исәпләнгән. Бүген биредә 95 кеше яши.

    - Азат авылы кешеләре һәрвакыт хезмәт сөючән, бердәм булдылар, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. Барыгызга да иминлек, авылның чәчәк атуын телим, авыл урамнарыннан өлкәннәрне сөендереп, сабыйлар күбрәк йөгереп йөрсен.

    Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең элеккеге җитәкчесе Исмәгыйль Моратшин да бар иде. Авыл кешеләре алдында чыгыш ясап ул, үзе эшләгән елларны искә алды, поселок хезмәтчәннәре турында мактау сүзләре әйтте. Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров тә азатлыларны бәйрәм белән котлады. Ачык һавада урнаштырылган сәхнәдән татар, чуаш җырлары яңгырады, Азат авылы кешеләре чуаш телендә дә иркен аралашалар. Бәйрәмнең рәсми өлешен Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин дәвам итте. Көчле кул чабулар астында ул иң өлкән гаилә пары - Сәкинә һәм Гелметдин Абушаевларга (67 ел бергә гомер кичергәннәр!) истәлекле бүләк тапшырды. Күп балалы ( 12 бала) гаилә башлыгы Айсам Юнысовка да бүләк эләкте. Бәйрәмне оештыруга үзләреннән зур өлеш керткәннәр авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хатлары алдылар.

    Шуның белән бергә мәйданда бәйрәм кыза барды. Кемдер, приз алу өчен бөек баганага үрмәләде. Көчлеләр һәм җитезләр капчык киеп, сулы көянтә-чиләк асып, авызларына йомырка куелган кашык кабып йөгерүдә ярыштылар. Яшүсмерләр келәмдә бил алышты. Һәм менә иң кызыклы мизгел - милли көрәш. Җанатарлар көрәшчеләргә көч биреп тордылар. Өстәлләр ризык муллыгыннан сыгылып торды. Ә зур казанда бөтен халык өчен пылау пеште. Әйләнә-тирәдә шатлык-сөенечле мохит хөкем сөрде.

    - Мин күп еллардан бирле шәһәрдә яшим һәм эшлим, - ди Азатта туып-үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче авыл кешесе. - Балалар шәһәрдә үсәләр. Гаиләбездә барысы да әйбәт, җитеш тормыш белән яшибез. Ә йөрәгем белән мин һәрвакытта да туган ягым, кече ватаным Азатта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: