Аксубаево
  • Рус Тат
  • Айрат Хәйруллин: “Кайчакта халыкка кешеләрчә ярдәм итәсе килә“

    РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Аксубайда халыкны кабул итте. Район кешеләре халык сайлаучысына баш җыйган мәсьәләләр һәм проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр - авылга кадәр юл салу, яңа микрорайонда балалар уен мәйданчыгы төзү, биш баланы тәрбиягә алган күп балалы гаиләгә автомобиль бүлеп бирү һәм гаилә фермасына кадәр юл төзү программасына...

    РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Аксубайда халыкны кабул итте.

    Район кешеләре халык сайлаучысына баш җыйган мәсьәләләр һәм проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр - авылга кадәр юл салу, яңа микрорайонда балалар уен мәйданчыгы төзү, биш баланы тәрбиягә алган күп балалы гаиләгә автомобиль бүлеп бирү һәм гаилә фермасына кадәр юл төзү программасына керү.

    Депутат кабул итүне район башлыгы Камил Гилманов һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән бергә алып барды.

    Ахматкада яшәүче Валентина Якимова депутаттан юл төзүдә ярдәм итүен сорады.

    - Ахматкада барлыгы 62 кеше яши. Соңгы елларда исә әлеге оҗмах почмагы булган, урман эчендә утырган авылга читтән кешеләр кайта һәм матур йортлар торгыза башладылар. Нибары бер километр юл кирәк, - дип депутат белән уртаклашты Валентина Меркурьевна. - Үзәк биләмәдән юлның зур өлешенә нефтьчеләр юл салды, ә бит авылда 18 яшькәчә 5 бала һәм яшүсмер бар.

    "Погода" КФХ фермер хуҗалыгы башлыгы Петр Погодкин гаилә фермасына кадәр юл салу үтенече белән килгән. Бу юл фермерга гына түгел, Иске Тимошкино кешеләре өчен дә бик кирәк.

    Ветераннар советы рәисе Галина Бобкова оешманың хореография коллективына - район һәм республика бәйгеләрендә катнашучыларга (коллектив күптән түгел "Балкыш" республика бәйгесендә катнашты) костюмнар тегү өчен тукыма сатып алуда булышлык күрсәтүне сорады.

    Зарядагы күп балалы Липатовлар гаиләсе депутатка үзләренә һәм тәрбиягә бала алган авылдашларының гаилә белән төшкән фотографияләрен алып килгән. Заря бистәсендә 16 гаилә яши, 4 гаиләдә тәрбиягә алынган 11 бала бар, авылда барлыгы 20 дән артык мәктәп укучысы.

    - Безнең 7 балабыз, бишесе тәрбиягә алган, икесенең күзләре начар күрә - инвалидлар, балалар белән хастаханәгә, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр форумнарында районны тәкъдим итү өчен төрле чараларга барырга туры килә. Хәтта район үзәгенә дә без тулы составта килә алмыйбыз. Күбрәк кеше сыешлы автомобиль кирәк, - дигән фикерләрен җиткерделәр ата-аналар.

    Депутатка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге үзләрен кайгыртып килмәгән. Самбо буенча тренер Александр Скворцов, ярышлар үткәндә яңгырап торган тавыш күнегүләр ясаучыларга комачау итмәсен өчен, спорткомплекс залын тавышны ишеттерми торган баннер белән бүлергә кирәк дигән проблеманы җиткерде. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов яңа микрорайонда яшәүче балалар мәнфәгатен кайгыртып - спорт мәйданчыгы төзүдә, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева районның төп сәхнәсе өчен экран-проектор сатып алуда ярдәм сорадылар. Шәрбән кешесе Ринат Ситдиков депутаттан инвалид туганының хокукларын яклауны үтенде.

    Айрат Хәйруллин кабул итүгә килүчеләрнең барысын да тыңлады. Бәян ителгән мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнергә вәгъдә итте.

    - Сайлаучылар, органнар һәм структуралар белән эшне дөрес итеп алып бару - һәр депутатның бурычы. Мәсьәләләрнең күбесен без урында ук хәл итә алабыз. Шундый хәлләр дә була, килүчеләрнең кайберләренә кешеләрчә ярдәм кулы сузасы килә, әмма бу депутат эше булып тормаса да, канун белән дә тыелмый. Монардан пиар ясарга кирәкми, хәйрия ярдәме күрсәтүдән бары тик күңелеңә тынычлык кына аласың, - дип билгеләп үтте очрашу соңында Айрат Хәйруллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: