Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл кешеләре төзекләндерүгә үз өлешләрен кертәләр

    20 ноябрьдә муниципалитетларда үзара салым акчасын җыюга кагылышлы референдумнар үтә. - Узган елда 2 млн. 269 мең 900 сум үзара салым акчасы җыелды, - дип билгеләп үтте район Советы рәисе урынбасары Илшат Заһидуллин. - Республикадан 7 млн. 923 мең 600 сум акча бүлеп бирелде. Торак пунктларның күпчелеге бу акчаны юлларны...

    20 ноябрьдә муниципалитетларда үзара салым акчасын җыюга кагылышлы референдумнар үтә.

    - Узган елда 2 млн. 269 мең 900 сум үзара салым акчасы җыелды, - дип билгеләп үтте район Советы рәисе урынбасары Илшат Заһидуллин. - Республикадан 7 млн. 923 мең 600 сум акча бүлеп бирелде.

    Торак пунктларның күпчелеге бу акчаны юлларны төзекләндерүгә тотты. Тулаем алганда моның өчен 5 млн. сумга якын акча кулланылды. 3 млн. сумнан артык акча электр һәм су белән тәэмин итүгә, 1 млн. сумнан артыграк акча зиратларны төзекләндерүгә салынган. Авыл кешеләре 380 мең сумнан күбрәк акчага массакүләм ял итү урыннары булдырганнар. Авыл җирлекләрен төзекләндерүгә - 200 мең сумга якын, көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруга - 160 мең сумнан артык, янгын иминлеге чаралары белән тәэмин итүгә 120 мең сумнан күбрәк акча сарыф ителгән.

    ТР Хөкүмәте карары белән гражданнардан җыелган акча республика бюджеты хисабыннан дүрт тапкыр күләмдә финанслана. Программа республикада яшәүче авыл кешеләренең гражданлык активлыгын арттыруга юнәлтелгән. Теге яки бу авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе җирле референдумнар аркылы хәл ителә. Үзара салым җыю нәтиҗәләре буенча республика бюджетыннан җирлек дәрәҗәсенә җыелган акчаның дүрт тапкыр арттырылган күләмендә акча җибәрелә.

    - Үзара салым программасы авыл халкының бихисап проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә, - дип шәрехләде Илшат Заһидуллин. - Дәүләт барлык проблемаларны да чишеп бетерә алмый. Үзара салым акчасына өстәлгән республика трансфертлары зур күләмдәге җирле мәсьәләләрне хәл итәчәк. Һәр территориянең үз кыенлыклары бар - кайдадыр урам яктырткычларына бәйле, кайдадыр зират коймалары таушалган, кайдадыр суга тилмерәләр. Авыл кешеләре гражданнар җыеннарында Программа буенча җыелган акчаны беренче чиратта кая юнәлдерәсен хәл итәләр.

    Зиратларны тәртипкә китерәләр һәм башнялар урнаштыралар

    Иске Ильдеряк авыл җирлегендә узган елда үзара салым акчасына юлларга җәю өчен ком һәм вак таш, Чуаш Енорускиносында, Иске һәм Яңа Ильдеряктә, Иляшкинода зират коймалары яңартылган, Тарханкада һәм Енорускинода чишмәләр төзекләндерелгән.

    Иске Кармәттә суэтем башнясы монтажланган, буялган һәм урнаштырылган.

    Шулай ук Урмандеевода, Сидул Ерыклыда юлларга вак таш сибелгән, кече Акташ, Сосновка һәм Заряда да юлларга вак таш җәелгән, Савгач һәм Урмандеево зиратлары коймаларын яңартуга материал сатып алганнар.

    Яңа Ибрай җирлегендә өч суэтем башнясы сатып алынган, кабаттан ике скважина борауланган, хуҗасыз этләрне аулаганнар.

    Иске Ибрайда авылның ике ягын тоташтырган юлга вак таш җәелгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл ремонтланган, электр линияләренә өлешчә ремонт ясалган.

    Яңа Аксубай җирлеге үзара салым акчасына Яңа Аксубайда суэтем башнясы урнаштырган, Кисада скважинаны ремонтлаганнар.

    Савруш, Яңа Кармәт, Беловка, Иске Татар Адәмсуы, Шәрбән авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын юлларның проблемалы участокларына вак таш салуга тотканнар.

    Иске Тимошкино авыл җирлегендә югарыда телгә алынган эшләрдән тыш, зират коймасын яңартуга материал сатып алганнар, торак пунктларда урам яктырткычлары җайга салынган, янгын депосы түбәсе ремонтланган.

    Иске Кыязлы авыл җирлегендә үзара салым акчасын юлларга вак таш салуга, җирлекне төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, чүплекләрне бетерүгә юнәлдергәннәр.

    Иске Үзи авыл җирлегендә Яңа Мокшино зираты койма белән әйләндереп алынган, күпер ремонтланган, балалар бакчасына кадәр юл салганнар, Киров, Чернышевски урамнары буенча күпер түшәмәләре алмаштырылган. Түбән Баланда, Яңа Мокшино, Иске Үзи авылларында урам яктырткычларын алмаштырганнар.

    Карасулылар бу средстволарны юлларны, зиратларны ремонтлауга тотканнар.

    Кәкре Күл авыл җирлегендә 17 яктырткыч куелган, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылган, Кәкре Күл зираты коймасын ремонтлауга, мәгълүмати элмә такталары, йортларга номерлар беркетүгә, урам күрсәткечләре урнаштыруга, җәмәгать коеларын төзекләндерүгә материаллар сатып алынган, юлларга өлешчә вак таш сибелгән.

    Емелькинолылар үзара салым акчасын юлларны тәртипкә китерүгә, чишмәләрне, зиратларны, урам яктырткычларын ремонтлауга сарыф иткәннәр, Черемушкида җәяүлеләр кичүе төзү эшләре төгәлләнгән.

    Мюд авыл җирлегендә Пионер поселогында суэтем башнясы урнаштырылган, Татар Сөнчәлесендә һәм Мюдта буалар чистартылган һәм күперләр төзелгән, Иске Мокшино авылында су үткәрү өчен торбалар сатып алганнар, биредә шулай ук башня урнаштырылган. Ахматка зираты коймасын яңартуга материал сатып алынган.

    Сөнчәлеләр үзара салым акчасы хисабына Толстой, К.Маркс урамнарын яктырту проблемасын хәл иткәннәр, Ленин урамына вак таш салганнар, җирле зиратны тәртипкә китергәннәр, чүп чыгару оештырылган, сукбай этләрне аулаганнар.

    Трудолюбовода урамнарга вак таш салынган, зират коймасын яңартуга материал сатып алынган.

    2016 елда җыелган акчаны - юлларга

    2016 елның беренче яртыеллыгында 4 млн. 600 мең 700 сум үзара салым акчасы җыелган. 18 млн. 402 мең 800 сум күләмендә республикадан финанслау көтелә. Бу акча кабаттан авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдереләчәк. Моңа юллар, су белән тәэмин итү, торак пунктларны төзекләндерү һәм башкалар керә.

    - 2016 елда җыелган үзара салым акчасы һәм республикадан бүлеп бирелгән субсидияләр, нигездә, юлларны яхшыртуга китәчәк, - диде Илшат Заһидуллин. - Электрон тендрларда Самара фирмасы отты. Вак таш кертү эше башланды. Ай агымында аны барлык торак пунктларга да кертергә тиешләр.

    Район үзәге дә катнаша

    Аксубай бистәсендә референдум быел беренче тапкыр үтә. Халык, 1 төркем инвалидлардан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм торып белем алучы студентлардан тыш, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче балигъ булган һәр кешедән 2017 елда үзара салым кертелү белән килешүне хәл итәчәк.

    - Акча балалар мәйданчыклары төзүгә, электр, җылылык, газ һәм су белән тәэмин итүне оештыруга, урамнарны яктыртуга һәм зиратларны тәртиптә тотуга юнәлдереләчәк, - дип аңлатты бистә башлыгы Леонид Жуков. - Бу Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының "Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе" Советының 2016 елның 30 сентябрендә чыгарылган Карарына нигезләнеп кабул ителде. Аның белән бистәнең рәсми сайтында танышырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: