Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә кирәк“

    Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты Рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин булып китте. Делегация составында шулай ук РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык мнистры урынбасары Алмаз Минеголов та бар иде. Кунакларга район белән...

    Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитеты Рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин булып китте.

    Делегация составында шулай ук РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык мнистры урынбасары Алмаз Минеголов та бар иде. Кунакларга район белән танышу, социаль объектларда булу һәм район кешеләре белән аралашу кызыклы булды. Аксубайлылар белән очрашуда район башлыгы Камил Гилманов та катнашты, сүз Татарстанның ил күләмендәге социаль-икътисади үсеше, Аксубай районы, халыкның тормыш шартларын яхшырту, авылларның социаль йөзен үзгәрткән программалар турында барды.

    Аксубайлылар белән әңгәмә барышында Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф тармакларын, җәмәгать институтларын үстерү - Татарстанда өстенлекле урынны били.

    - Соңгы елларда зур һәм кечкенә авылларда күпсанлы проблемаларның хәл ителүен, авылларда тормыш сыйфатының күтәрелүен билгеләп үтми булмый, - диде район башлыгы Камил Гилманов. - Районда социаль проектлар актив тормышка аша - ФАПлар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана һәм төзелә, универсаль спорт залы сафка басты, ачык спорт мәйданчыклары төзелә, авыл клубларын ремонтлау һәм төзү, спорт залларын ремонтлау алып барыла, юллар һәм авыл хуҗалыгы объектлары куллануга тапшырыла. Район күләмендә хәл итә алмаган эшләр федераль, республика программалары ярдәмендә тормышка аша, - дип ассызыклады Камил Гилманов. - Айрат Хәйруллин аксубайлыларга яхшы таныш - ел башыннан гына да ул районда сигез тапкыр булып китте. Өстәвенә, эшлекле очрашуларда гына түгел, ә социаль объектларда хәтта басуларда да булды.

    Айрат Нәҗип улы, аксубайлыларның хезмәт сөючән халык булуын, районда урак өстенең төгәлләнеп килүен, бөртеклеләрдән яхшы уңыш алынуын да билгеләп үтте.

    - Безнең илебез бай, җир асты байлыкларыбыз да күп. Россия эчке чыганаклар хисабына үсәргә тиеш, моның өчен авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә кирәк. Авыл кешеләренең уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итү өчен эш урыннары булдырырга һәм лаеклы хезмәт хакы түләргә, - дип белдерде Айрат Хәйруллин.

    Депутат демографик хәл турында да телгә алды, аның территорияләр үсешендә мөһим фактор булуын ассызыклады.

    РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов аксубайлылар белән аралашу вакытында, пенсия яшенең артуына бәйле:

    - Беренчедән, пенсиягә чыгуның хәзерге яше 1930 елда ук расланган, пенсия яшенә кагылышлы мәсьәлә иртәме соңмы баребер күтәреләчәк. Әмма, беренчедән, пенсия системасында үзгәртеп корулар үткәреп, аларны пенсиянең лаеклы ялга чыкканнан соң югалткан хезмәт хакына алмашка реаль сыйфатлы тормыш чыганагы булуына юнәлтү күпкә мөһим, - дип җавап бирде.

    Утыз елдан артык үзен Татарстан спортына багышлаган Ольга Павлова, район спортчылары белән очрашуда үзе укыткан укучыларны таныды.

    - Сезне күрүемә чиксез шатмын, сез алдагы сызыкта эшлисез - тәрбия, белем бирү, сәламәтләндерү буенча бик күп программалар алып барасыз, Республиканың гына түгел, Россиянең киләчәген кайгыртып хезмәт куясыз. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә спорт буенча лидер, бүген без резерв өчен эшләргә тиеш, резерв - ул безнең киләчәк, ә алар нәкъ менә муниципаль районнардан, авыллардан туплана, - дип ышанычлы белдерде Ольга Ивановна.

    Кунак шулай ук бүген районда төзелгән спорт объектлары - бассейн, спорт комплексы һәм ачык спорт мәйданчыклары бәрабәренә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар шәһәрнекеннән бер дә ким түгеллеген билгеләп үтте.

    Айрат Хәйруллин, Айрат Фәррахов һәм Ольга Павлова аксубайлыларның сорауларына җавап бирделәр һәм мөмкинлектән чыгып, безнең тату, күп милләтле районыбызга тагын килергә вәгъдә иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: