Аксубаево
  • Рус Тат
  • Авыл халкы өчен ветеринария пункты

    Участок ветеринария пунктының чираттагысы Иске Саврушта ачылды. Модульле-блоклы ветеринария пунктларын төзү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында Савруш төбәгендә дәүләт ветеринария челтәренең дәвалау-профилактик учреждениесе пәйда булды. Аны ачу тантанасына авыл һәм күрше салалар халкы җыелды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар район җитәкчелеген җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар. - Соңгы елларда районда терлекләр...

    Участок ветеринария пунктының чираттагысы Иске Саврушта ачылды.

    Модульле-блоклы ветеринария пунктларын төзү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру кысаларында Савруш төбәгендә дәүләт ветеринария челтәренең дәвалау-профилактик учреждениесе пәйда булды. Аны ачу тантанасына авыл һәм күрше салалар халкы җыелды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар район җитәкчелеген җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.

    - Соңгы елларда районда терлекләр санының артуы күзәтелә, - дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Моны бары тик хупларга гына кирәк. Авылларда булдыклы, уңган кешеләр аз түгел. Урыннарда ветеринария хезмәтләре алу мөмкинлеге тудырган мондый биналарның пәйда булуы халык өчен терлекчелек эшчәнлеген алып баруда яңа мөмкинлекләр ача.

    Ал тасманы кискәннән соң, тантанада катнашучылар ветеринария участогының яңа кабинетларына үттеләр, кабул итүләр алып барылачак бүлмәләрнең уңайлы булуына бәя бирделәр.

    Учреждение Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләре торак пунктларына һәм "Аксубай" АФ ҖЧҖгә хезмәт күрсәтәчәк. Шәхси секторда 1100 мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 500е сөтлебикәләр; 400 башка якын вак мөгезле эре терлек, 400 башка якын дуңгыз, 20 - ат, 9000 - кош-корт, 640 умарта бар. (Авыл хуҗалыгы предприятиесендә - 3000 башка якын мөгезле эре терлек (шул исәптән 1000е сыерлар). Ветеринария пункты мөдире Валерий Храмовны авыл халкы тәҗрибәле белгеч буларак яхшы белә. Штатта шулай ук, тирә-якта ихтирам казанган, үз һөнәренә тугры ветфельдшер Любовь Храмова да бар. Халыкны медицина препаратлары белән тәэмин итү өчен монда ветеринария даруханәсе, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру пункты эшли. Ветеринария пунктының төп бурычы - ветеринария-профилактика һәм дәвалау чараларын үткәрү, хезмәт күрсәтелгән зонада ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү. Димәк, әйләнә-тирәдәге маллар сәламәтлеге ышанычлы сак астында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: