Аксубаево
  • Рус Тат
  • Августта чәчү өсте

    ТР СХиП министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм агрономнар белән комплекслы киңәшмә үткәрде. Монда сүз нигездә басулардагы көзге эшләр-уңышны җыеп алу, туңга сөрү, орлыкларны чәчүгә хәзерләү һәм көзге игеннәрне чәчү турында барды. Соңгысына исә министр урынбасары аерым тукталды, чөнки республикада көзге игеннәр һәр елны зур...

    ТР СХиП министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм агрономнар белән комплекслы киңәшмә үткәрде.


    Монда сүз нигездә басулардагы көзге эшләр-уңышны җыеп алу, туңга сөрү, орлыкларны чәчүгә хәзерләү һәм көзге игеннәрне чәчү турында барды. Соңгысына исә министр урынбасары аерым тукталды, чөнки республикада көзге игеннәр һәр елны зур мәйданнарда чәчелә, әмма катлаулы кышкы һава шартларында чәчүлекләрнең яртысы зыян күрә. Аграрчыларга көзге культуралар сакланышына аерым игътибар бирергә киңәш ителде, югыйсә аларны чиста кырларга чәчүдән ни файда? Безнең районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шуны максат итәләр дә инде. Быел көзге культураларны 12 мең гектарга чәчү планлаштырыла
    «ВАМИН-Аксу» агрофирмасының Карасу басуында көзге культуралар чәчүдә барлык агротехник чараларны куллану тәкъдим ителде. Монда район башлыгы Камил Гилманов җыелучылар игътибарын орлыклар хәзерләүдән алып, чәчүдән соң катоклауга кадәр барлык агрочараларны да тайпылышсыз үтәүгә юнәлтте.
    Район УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов көзге культуралар уңышын арттыру гына түгел, аларның салкыннарга чыдамлылыгын да яхшырту мөмкинлеген биргән барлык эшләрне сыйфатлы башкару турында сөйләде.
    «Россельхозцентр» ның Аксубай бүлеге начальнигы Габделрәшит Гелметдинов тәҗрибәләр үрнәгендә орлыкларны көзге чәчүгә ничек әзерләү турында сүз алып барды. Күчмә фонд орлыкларының һәм быелгы орлыкларның күргәзмәгә чыккан үрнәкләре беренчеләренең 92 процентка өстен булуын, ә икенчеләренең бары тик 5 процент кына тәшкил итүен күрсәтте.
    Күп нәрсә орлыктан тора. Чәчүгә кадәр алар көч тупларга тиеш. Семинарда билгеләп үтелгәнчә, орлыклар да, кешеләр кебек, авыруга дучар. Менә шуның өчен чәчәр алдыннан аз авырулы орлыкларга биологик эшкәртү үткәрергә кирәк, ә нык зарарланганнары сәламәтләнү өчен химик эшкәртү таләп итә.
    Күчмә фонд орлыкларының чәчү нормасы яңа уңыш орлыгыннан аерыла. Соңгылары шытымлылык түбән булу сәбәпле күбрәк чыгым таләп итә-гектарына 3,5 млн. бөртек урынына 5 млн. бөртеккә кадәр. Орлыклар репродукциясе дә шуңа бәйле. Ул түбән булган саен, чыгымнар да күбрәк. Орлыкларның шулай ук чәчү алды эшкәртүе үткәндә алыначак микроашламаларга да йогынтысы зур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: