Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ау кагыйдәләренә таянып

    Сентябрь уртасыннан кышкы ау сезоны башланды һәм ул киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Президенты Күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә ау ресурслары лимиты да расланган, ул ел саен августта билгеләнә һәм бер елга кабул ителә. Аучылар өчен квота да шуннан чыгып билгеләнә. Белешмә өчен, быел Аксубай районында соры...

    Сентябрь уртасыннан кышкы ау сезоны башланды һәм ул киләсе елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

    Татарстан Президенты Күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә ау ресурслары лимиты да расланган, ул ел саен августта билгеләнә һәм бер елга кабул ителә. Аучылар өчен квота да шуннан чыгып билгеләнә. Белешмә өчен, быел Аксубай районында соры һәм ак куяннарны аулау рөхсәт ителми.

    - Ауның бары тик замана таләпләренә нигезләнеп алып барылуын истән чыгармаска кирәк. Әйтик, ауланган хайванны рөхсәт кәгазенә теркәү бары тик аның түшкәсен ау урыныннан алып киткәч яисә туктап тору урынында ук эшкәрткәч кенә рөхсәт ителә. Моның киресе күзәтелгәндә аучыларны 4 мең сумга кадәр штраф көтә, - дип сөйли хайваннар дөньясын саклау буенча районара бүлек җитәкчесе Николай Крайнов. - Хәтта сез аучы һәм моңа рөхсәтегез булса да, әлеге эш браконьерлык булып санала һәм моның өчен канун нигезендә җәза бирелә.

    Узган елда ау Кагыйдәләренә буйсынмаган - 17 кеше, 2016 елда 8 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

    Хайваннар дөньясының теләсә нинди объект төрен фара яктысында аулау да шулай ук ауның тыелган төре. Яктылыктан күзләре томаланган хайваннар җирлектә яраклашуны югалталар һәм аучылар кулына бик җиңел килеп эләгәләр. Бу браконьерлык булып санала һәм моның өчен административ түгел, ә Җинаять кодексы буенча хәтта иректән мәхрүм итүгә кадәр катгый җәза яный. ҖКның 258 нче маддәсенә нигезләнеп китерелгән зыянны каплау белән бергә, кагыйдә бозучыларны 200 мең сумга кадәр штраф, ярты елга кулга алу, бер елга шартлы рәвештә җәза бирү яки 400 сәгатьлек төзәтү эшләре көтә.

    Фото: wildfrontier.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: