Аксубаево
  • Рус Тат
  • Артып калган сөт – табыш чыганагы

    Авыл кешесенең, хәтта өйдән чыкмый гына да, һәр көнне табыш алу мөмкинлеге бар. Сала халкының күпчелеге шулай эшли дә - сөт тапшыра һәм акча ала. Шәхси сектор 1 июльдән 20 сенә кадәрге чорда 4 мең центнердан артык сөт тапшырган. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 118 процентны тәшкил итә. Сөт тапшыручылар...

    Авыл кешесенең, хәтта өйдән чыкмый гына да, һәр көнне табыш алу мөмкинлеге бар.

    Сала халкының күпчелеге шулай эшли дә - сөт тапшыра һәм акча ала. Шәхси сектор 1 июльдән 20 сенә кадәрге чорда 4 мең центнердан артык сөт тапшырган. Бу узган ел дәрәҗәсенә карата 118 процентны тәшкил итә. Сөт тапшыручылар арасында Иске Ибрай авыл җирлеге элеккечә алдынгылыкны тота. Бу авыл халкы 330 баш сөтлебикәдән һәр көнне 2780 килограмм ( һәр сыердан 8,4 әр килограмм) кыйммәтле продукт тапшыра. Икенче урында - 1700 килограммлы нәтиҗә белән Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге. Емелькино авыл җирлегендә яшәүчеләр - өченче урында. Карасу авыл җирлегендә әлеге күрсәткеч 1500 килограмм, Урмандеевода 1350 килограммнан күбрәк, саврушлылар һәм ильдеряклеләрнең 1200 килограммнан артык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: