Аксубаево
  • Рус Тат
  • Армия кешене үзгәртә

    Аксубай Мәдәният йортында үткән Призывник көне каһарманлык һәм хәрби дан бәйрәменә әверелде. Монда булачак солдатлар, хәрби офицерлар, хөкүмәт вәкилләре һәм шулай ук Ватан, тугандаш илләр язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды. Быелгы язда РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак егетләр дә бар иде. Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов хәрби хезмәткә чакырылыш үзенчәлекләре...

    Аксубай Мәдәният йортында үткән Призывник көне каһарманлык һәм хәрби дан бәйрәменә әверелде.


    Монда булачак солдатлар, хәрби офицерлар, хөкүмәт вәкилләре һәм шулай ук Ватан, тугандаш илләр язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды. Быелгы язда РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак егетләр дә бар иде.

    Районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов хәрби хезмәткә чакырылыш үзенчәлекләре турында сөйләде.

    Бүгенгесе көндә Кораллы Көчләр сафларына квалификацияле, энергияле белгечләр кирәклеген дә ассызыклады. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча армиягә китүчеләргә кәрәзле телефоннар, оборона министрлыгы линиясеннән башка кирәк-яраклар бирелүе турында сөйләде.2016 елның язында РФ Кораллы Көчләре сафларына Аксубайдан 63 егет алыначак.

    Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Аксубай районы шефлыгында булган Самара шәһәре янында урнашкан Рощинскта хезмәт итүче егетләребезнең тормышы, яшәү шартлары турында сөйләде.

    Бүгенгесе көндә яшәү шартлары элеккеге еллардагыдан күпкә аерыла, дип ассызыклады. "Казармалар төзекләндерелгән, дүрт урынлы кубрикларда тумбочка, киемнәр өчен шкаф куелган, һәр катта душ бүлмәләре, спортзал, ял итү бүлмәсе бар", - дип санап китте Сергей Витальевич.

    Район башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков, запастагы генерал Анатолий Молоствов, хәрби бәрелешләр ветераны Гомәр Хәйруллин призывникларга хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Ата-аналар исеменнән Гөлшат Гелметдинова егетләргә уяулык, кыюлык теләде.

    Призывниклар исеменнән аның улы Адель чыгыш ясады.

    Яңа гына хезмәт итеп кайткан Мансур Сыраевның да чыгышы ялкынлы булды. Ул РФ Эчке гаскәрләрнең оператив билгеләнештәге 34 бригадасында хезмәт иткән.

    - Бер ел хезмәт итү кешенең фикерләвен һәм дөньяга карашын үзгәртә, - диде Мансур. - Армия тәртипкә өйрәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: