Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алдаган өчен җәза каралган

    Өлешле торак төзү турындагы канун кырысланды. Тормыш агымына кушылып, безнең район кешеләре дә шәһәрләрдә торак сатып алырга тырышып, өлешле торак төзү программасына кушылалар. Әмма, бүген акча кертеп, иртәгә торак алуга бернинди гарантия дә юк. Хәтта Татарстанда да алданган өлешчеләрнең судлашып йөрү очраклары аз түгел. Канун чыгаручылар, канун нормаларын кырысландыру, өлешле...

    Өлешле торак төзү турындагы канун кырысланды.

    Тормыш агымына кушылып, безнең район кешеләре дә шәһәрләрдә торак сатып алырга тырышып, өлешле торак төзү программасына кушылалар. Әмма, бүген акча кертеп, иртәгә торак алуга бернинди гарантия дә юк. Хәтта Татарстанда да алданган өлешчеләрнең судлашып йөрү очраклары аз түгел. Канун чыгаручылар, канун нормаларын кырысландыру, өлешле төзелеш буенча хезмәтләр тәкъдим иткән намуссыз төзелеш оешмаларын туктатачак дип раслыйлар.

    - Өлешле төзелешкә кагылышлы үзгәрешләр Җинаять кодексына, Җинаять-процессуаль кодекска, Административ хокук бозулар кодексына һәм өлешле төзелештә катнашу турындагы Канунга кертелгән. Быелгысы елдан гражданинның күп фатирлы йорттан торак алуга милек хокукына бәйле акча средствосын канунда билгеләнгән таләпләрне бозып, икенче төрле әйткәндә, бу моментта төзелеш алып барылмаган килеш, җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнде, - дип аңлатма бирде Аксубай районы прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина. - Бигрәк тә 3 һәм 5 миллион сум тәшкил иткән зур һәм шактый зур күләмдә зыян килгән очракта җаваплылык тотарга туры киләчәк.

    Милеккә бәйле зур күләмдә зыян китергән җинаять гамәлләре кылу ораклары ачыкланганда ике елга кадәр иректән мәхрүм итү, зыян суммасы аерым зур күләмдә исәпләнгәндә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү санкцияләре тәкъдим ителә.

    Моннан тыш, җинаять җаваплылыгыннан азат итүгә нигез дә кертелгән. Шул рәвешле, зыянны тулысынча каплаган һәм (яки) күрелгән чаралар нәтиҗәсендә күп фатирлы йортны яки башка күчемсез милекне файдалануга тапшырган затлар җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр.

    Фото: bfmufa.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: