Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар булачак депутатларга гозерләрен җиткерделәр

    Чәршәмбе көнне районда "Бердәм Россия"нең мобильле җәмәгать кабул итү пункты эшләде. Мобильле җәмәгать кабул итү пункты районга икенче тапкыр килде. Август-сентябрь айларында алар республиканың һәр районында була. Өстәвенә, алар шәһәр һәм район үзәкләренә генә чыкмыйлар, Татарстанның һәр кешесе үзе яшәгән торак пунктта мобиль җәмәгать кабул итү пунктына мөрәҗәгать итә, Дәүләт...

    Чәршәмбе көнне районда "Бердәм Россия"нең мобильле җәмәгать кабул итү пункты эшләде.

    Мобильле җәмәгать кабул итү пункты районга икенче тапкыр килде. Август-сентябрь айларында алар республиканың һәр районында була. Өстәвенә, алар шәһәр һәм район үзәкләренә генә чыкмыйлар, Татарстанның һәр кешесе үзе яшәгән торак пунктта мобиль җәмәгать кабул итү пунктына мөрәҗәгать итә, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга үзен борчыган сорауларны бирә, үтенеч һәм нәсихәтләрен белдерә һәм гозерләрен җиткерә алсын өчен, авылларга да киләләр. Республикадан сайланачак депутатлар татарстанлылардан җыелган гозерләр нигезендә Дәүләт Думасында үз эшләрен төзиячәк.

    Түбән Баланда авылы кешеләрен, җәмәгать кабул итү төркеме бирегә төшкә кадәр килде, социаль характердагы мәсьәләләр борчыды. Укытучы Надежда Копонева су белән тәэмин итү - авылда төп проблемаларның берсе булуын белдерде. Кәкре Күл авылы кешесе - мәдәният хезмәткәре Николай Кудряшов депутатларга модульле ФАП төзү гозерен җиткерде.

    Медицина хезмәткәре Елена Муллинаны авылдашларының сәламәтлеге борчый:

    - Бигрәк тә авыл хезмәтчәннәре арасында медицина тикшеренүләре даими үткәрелсен иде.

    Мобиль төркем Иске Кармәттә авыл уртасында, Хәсән Туфан музее белән янәшәдә урнашты. Логотиплар төшерелгән автобус әллә кайдан күзгә ташланды һәм авыл кешеләре үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен, гозерләрен җиткерер, шулай ук авыл проблемаларын күтәрер, булачак депутатларга алга таба ниләр өстендә эшләү бурычын йөкләр өчен, кабул итүгә ашыктылар.

    - Авылда беренче чиратта зиратны төзекләндерергә - коймасын алмаштырырга, - дип белдерде үзенең бирегә килү максатын авыл мәчете имамы Рәмзис Гөбәйдуллин.

    - Безгә гидротехник корылма төзергә кирәк. Буаны һәр ел саен үз көчебез белән күтәрәбез, ныгытабыз, әмма язгы ташу аны юа - җәйге чорда су сиптерүне һәм авылның янгынга каршы иминлеген тәэмин иткән капиталь ГТС кирәк, - дигән гозерен җиткерде мобильле төркемгә Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков.

    Мобильле төркем булып киткән ике авыл кешеләрен агросәнәгать комплексын үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьләләре дә борчый.

    - Беренче тапкыр килгәндә аксубайлылардан кабул иткән гозерләрне һәм үтенечләрне без "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимаги җәмәгать кабул итү пунктына тапшырдык, - дип сөйли җәмәгать кабул итү пункты рәисе Ландыш Лотфуллина. - һәр мәсьәлә аерым тикшереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: