Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аерылышырга ашыкмагыз

    Аксубай районында 2015 елның ун аенда 132 гаилә оешкан. -Бу безнең район өчен тотрыклы күрсәткеч, - дип аңлатма бирде ЗАГС бүлеге мөдире Елена Еграшкина. 2013 елда әлеге вакыт эчендә - 140, 2014 елда 136 никах теркәлгән. Аерылышулар саны кимегән. 2013 елда ун ай эчендә - 56, 2014 елда - 77...

    Аксубай районында 2015 елның ун аенда 132 гаилә оешкан.

    -Бу безнең район өчен тотрыклы күрсәткеч, - дип аңлатма бирде ЗАГС бүлеге мөдире Елена Еграшкина.
    2013 елда әлеге вакыт эчендә - 140, 2014 елда 136 никах теркәлгән. Аерылышулар саны кимегән. 2013 елда ун ай эчендә - 56, 2014 елда - 77 гаилә таркалган. Быел 48 пар аерылышкан.
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән аерылышу процедурасын катлауландыруга бәйле Елена Еграшкина шуны әйтеп үтте:
    -Парларга тагын бер кат уйланыр һәм дуслашыр өчен бирелгән сроктан тыш, психологлар эшен җайга салу кирәк. Ир һәм хатын белән аерым-аерым һәм бергә әңгәмә корырга, аларның әти-әниләре белән очрашу оештырырга. Тормышта барысы да була - аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк.
    Кайчакта киңәш бирү таләп ителә. Гаилә исеректән иза чигә, дәвалану өчен кая мөрәҗәгать итәргә. Әгәр дә акчасызлыктан интегә икән, Мәшгульлек үзәгендә ничек исәпкә басарга һ.б.
    Мисалга, ЗАГС бүлегенә аерылышырга теләп мөрәҗәгать иткән биш парның икесе, гаиләләрен саклап калу теләге белән, никахны өзү процедурасына килмәделәр. Бүлек хезмәткәрләре алар белән әңгәмә кордылар, мисаллар китерделәр, кем әйтмешли бергәләп "еладылар да, көлделәр дә". Саклап калынган ике гаилә - ул әйтеп бетермәслек бәхет, алар әти-әниләренә сөенеч бүләк итәләр, оныклары әби-бабалары белән тәгәрәшеп уйныйлар, бергәләп бакчада эшлиләр яки ял итәләр. Ә сынаулар аша узган гаилә күпкә ныграк та, ышанычлырак та була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: