Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ачылган җинаятьләрнең яртысы – УГРО казанышы

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге җинаятьләрне ачу бүлегенең хезмәткәрләре бүген УГРО барлыкка килгән көнне бәйрәм итәләр. Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәтенә Эчке эшләр министрлыгы системасының иң авыр эшләре - урлау очраклары, талау, үтерү, наркотиклар һәм коралның законсыз әйләнеше, оештырылган җинаять, экстремистлык һәм террорчылык белән көрәш алып баруга бәйләнгән. Җинаятьләрне...

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге җинаятьләрне ачу бүлегенең хезмәткәрләре бүген УГРО барлыкка килгән көнне бәйрәм итәләр.

    Җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәтенә Эчке эшләр министрлыгы системасының иң авыр эшләре - урлау очраклары, талау, үтерү, наркотиклар һәм коралның законсыз әйләнеше, оештырылган җинаять, экстремистлык һәм террорчылык белән көрәш алып баруга бәйләнгән.

    Җинаятьләрне ачу бүлегендә Илнур Сафин, Илшат Хафизов, Эдуард Пикмеев һәм Денис Исаншин хезмәт куялар.

    Районда ачылган җинаятьләрнең яртысы әлеге бүлеккә туры килә. Бу елны җинаятьчеләрне эзләү бүлеге коралны һәм наркотик матдәләрне канунсыз саклау һәм әйләнештә тоту буенча җинаятьләр ачыклады, - дип билгеләп үтте оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары Илназ Зәйдуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: