Аксубаево
  • Рус Тат
  • 14 җиңү – аксубайлыларда

    "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" ААҖ Хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларының VII традицион бәйгесеннән аксубайлылар 14 җиңү алып кайттылар. Нәтиҗәләр ясау тантанасы Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде. - Ел саен район социаль һәм мәдәни проектлар бәйгеләрендә катнаша. 14 грант алучы оешмалар безнең районга...

    "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" ААҖ Хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларының VII традицион бәйгесеннән аксубайлылар 14 җиңү алып кайттылар.

    Нәтиҗәләр ясау тантанасы Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Аксубай делегациясен район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.

    - Ел саен район социаль һәм мәдәни проектлар бәйгеләрендә катнаша. 14 грант алучы оешмалар безнең районга аз дигәндә 2,5 миллион сум алып кайттылар. Безнең районның социаль учрежденияләре өчен йөзләрчә мең сум - бик яхшы ярдәм, - дип билгеләде Камил Гилманов. - Бәйге үткәрелә башлауга инде 7 ел, шул вакыттан бирле Аксубай районы "Лукойл" һәм "Ритэк"тан уннарча грантлар алдылар. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Чөнки әлеге социаль проекттан тыш, нефтьчеләр район учрежденияләренә зур ярдәм күрсәтәләр. Җиңүчеләрне котлыйм. Әлбәттә инде, районнан катнашучылар күбрәк иде. Быел грант ала алмаучыларга борчылырга кирәк түгел. Чөнки бәйге ел саен уздырыла һәм безнең креатив, төрле яңа фикерләре булган һәм үз эшен яратып башкарган һөнәр ияләренең әлеге бәйгедә җиңүләре әле алда.

    Бу елны 64 оешма барлыгы 25 миллион сумга грант алды. Бәйгене уздыруның 7 елы эчендә оештыру комитетына 4 мең гариза килеп иреште, шуларның 800е грант алды.

    Быел грант алучылар Дипломына Урмандеево авыл җирлеге (ике грант - Заря поселогында чишмәне һәм мәдәният йортын төзекләндерүгә), үзәк китапханә, "Наз" социаль ярдәм күрсәтү комплексы үзәге, Аксубайның туган якны өйрәнү музее, Аксубай лицее, "Юность" универсаль спорт залы, Иске Илдеряк авыл җирлеге башкарма комитеты, районның ветераннар советы, Федоровка интернат-йорты, Иске Ибрай урта мәктәбе, Савруш авыл җирлеге, Иске Үзи балалар бакчасы, Аксубайның башкарма комитеты лаек булдылар. Грант ярдәме күп планнарны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Аксубай лицеенда шул акчага мәктәп мәйданчыгын төзекләндерергә, Илдерякта балалар-яшүсмерләрнең "Изге имәнлек" чуаш мәдәнияте фестивален уздырырга, ә Аксубайда якташыбыз, урман хуҗалыгы экс министры Александр Гуляев истәлегенә сквер ясарга планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: