Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Җирле тарифлар

Халык фикер йөрткәнчә, коммуналь предприятиеләр тарифларны үзләре билгеләми. Шулай да, коммуналчылар тарифлар дәрәҗәсе гамәлдә дип раслыйлар, соңгы елларда алар берничә тапкырга артса да, ТКХ чыгымнарын капламыйлар. Эш шунда, тарифларның 70 проценты энерго җитештерү бәяләренә һәм, шуңа өстәп, салымнарга бәйле. Ә җылылыкка һәм электр энергиясенә бәяләр даими арта. Моннан тыш, әгәр...

Халык фикер йөрткәнчә, коммуналь предприятиеләр тарифларны үзләре билгеләми.


Шулай да, коммуналчылар тарифлар дәрәҗәсе гамәлдә дип раслыйлар, соңгы елларда алар берничә тапкырга артса да, ТКХ чыгымнарын капламыйлар. Эш шунда, тарифларның 70 проценты энерго җитештерү бәяләренә һәм, шуңа өстәп, салымнарга бәйле. Ә җылылыкка һәм электр энергиясенә бәяләр даими арта. Моннан тыш, әгәр 20 ел элек ТКХ ны инвестицияләү 30 процент тирәсе тәшкил итсә, хәзер исә өч тапкырга кимрәк.
Шуңа карамастан, безнең торак комплексы предприятиесе модернизацияләү һәм үзгәртеп коруга средство таба. Ул гына да түгел, безнең районда коммуналь хезмәтләргә тарифлар узган ел дәрәҗәсендә кала. Мисалга, бездә су белән тәэмин итү республикада иң арзаны.
Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрдән канәгать булмаучылар бар һәм булачак. Кешеләрнең холкы шундый инде. Әгәр үзенә түлиләр икән-һәрвакыт аз, әгәр үзенә түлисе икән-һәрвакыт күп. Менә шуның өчен ТКХ га түләүләр буенча дәгъва белдерүчеләргә район башкарма комитетына: 2-88-51, 2-84-37, идарә компаниясенә: 2-87-28, исәп-хисап үзәгенә: 2-90-63 һәм ТСЖ га: 2-76-31 телефоннары буенча чылтыратып белешмәләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарифлар