Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хәл ителмәслек мәсьәләләр юк

Иске Татар адәмсуы җирлеге территориясендә, атап әйткәндә, Яңа Татар Адәмсуы авылыннан тыш, Такталы, Майна һәм Иске Татар Адәмсуы авылларында авыл хуҗалыгы производство участоклары, сөтчелек һәм терлек симертү фермалары бар. Шуның өстенә, бу авылларда «ВАМИН-Аксу» һәм «Продкорпорация» агрофирмаларының производство потенциаллары елдан-ел арта бара. Быел зур юлдан Такталы авылына кадәр, ә 2010...

Иске Татар адәмсуы җирлеге территориясендә, атап әйткәндә, Яңа Татар Адәмсуы авылыннан тыш, Такталы, Майна һәм Иске Татар Адәмсуы авылларында авыл хуҗалыгы производство участоклары, сөтчелек һәм терлек симертү фермалары бар. Шуның өстенә, бу авылларда «ВАМИН-Аксу» һәм «Продкорпорация» агрофирмаларының производство потенциаллары елдан-ел арта бара.


Быел зур юлдан Такталы авылына кадәр, ә 2010 елда Майнага кадәр европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар салынды. Әлбәттә инде юллар турында безнең районның бик күп авыллары хыяллана һәм монда юлларның әлеге төбәк- икътисадын үстерүдәге билгеләнеше һәм мөһимлеге турында сөйләп торасы да юк. Җирлек һәм халыкның уртак көче белән авылларны, зиратларны, һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Монда кызыксынган кешеләрне, якташларны һәм башка спонсорларны җәлеп итә беләләр.
Җирлектә ветераннар советы эшенең дә яхшы алып барылганлыгын билгеләп үтәргә була. Такталыдан совет рәисе Хәлим Әхмәтҗановны яшьләргә үрнәк итеп куярга була, нәкъ менә ул күп кенә башлангычларның инициаторы булып тора.
Җирлек җитәкчелеге инициативасы буенча быел Иске Татар Адәмсуы авылында элеккеге кибет бинасы янгын депосы итеп үзгәртеп корылган, аның штатына өч хезмәткәр кабул ителгән һәм район ПЧ һәм ЧС идарәсе тарафыннан бер берәмлек янгын сүндерү машинасы белән тәэмин ителгән.
Шунысы куанычлы, халык белән очрашу вакытында «ВАМИН-Аксу» һәм «Продкорпорация» агрофирмалары, авыл хуҗалыгы бүлекләре, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре исеменә бик күп мактау сүзләре яңгырады. Авыл кешеләре агымдагы елның 4 декабрендә булачак сайлауларда Совет җирлегеннән депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән, авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Энҗе Хөснуллина эшенә карата уңай фикерләрен белдерделәр. Өч торак пунктта инвестор тарафыннан эш урыннары булдырылса да, Такталы терлекчелек комплексында бүген күрше авыллардан килеп эшлиләр. Монда вахта алымы оештырылган. Иске Татар Адәмсуында да эшче куллар җитми. Шул ук Иске Татар Адәмсуында туучылар саны елдан-ел кими бара һәм шуңа бәйле бүген мәктәпнең киләчәге халык өчен дә, район җитәкчеләре өчен дә сөйләшү өчен проблемалы тема булды. Моннан тыш, халык тарафыннан җыенда урамнарны яктырту, кардан чистартуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев