Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Эшмәкәрләр веломарофон

Шимбә көнне район үзәгендә кунаклар-Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе эгидасы астында үткәрелгән Эшмәкәр көненә багышланган VI республика веломарафонында катнашучыларны каршы алдылар. Ул Чистайда төшкә кадәр старт алды. Ә инде 16.00 сәгать тирәсендә Ассоциация Президенты Хәйдәр Хәлиуллин җитәкчелегендә 23 катнашучыны Аксубайга кергәндә безнең эшмәкәрләребез һәм велосипедка утырган мәктәп укучылары...

Шимбә көнне район үзәгендә кунаклар-Татарстанның кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе эгидасы астында үткәрелгән Эшмәкәр көненә багышланган VI республика веломарафонында катнашучыларны каршы алдылар.


Ул Чистайда төшкә кадәр старт алды. Ә инде 16.00 сәгать тирәсендә Ассоциация Президенты Хәйдәр Хәлиуллин җитәкчелегендә 23 катнашучыны Аксубайга кергәндә безнең эшмәкәрләребез һәм велосипедка утырган мәктәп укучылары каршы алдылар. Велосипедчыларның бердәм командасы Аксубайның үзәк мәйданына килеп җитте. Ә мәйданда җанлану хөкем сөрде-монда велосипедта йөрергә яратучылар җыелган иде. Веломарафонда катнашучыларны, спорт маршын яңгыратып, көчле алкышлар белән каршы алдылар.

-Бүген безнең район беренче тапкыр веломарафонда катнашучы эшмәкәрләрне каршы ала. Казанлылар безгә килеп җиттеләр инде. Эшмәкәрләр көнендә шундый марафон үткәрү күркәм гадәткә әверелсен иде,-дип әйтте район башлыгы Камил Гилманов, веломарафонда катнашучыларны сәламлап. -Велосипедта алтмыш чакрым араны, республика шәһәрләре һәм районнары буйлап йөзләгән километр юл үтеп, сез кешенең мөмкинлекләре чиксез икәнен исбатладыгыз.

Камил Гилманов эшмәкәрләр Ассоциациясенә, шәхсән аның Президенты Хәйдәр Хәлиуллинга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде. Ассоциация Президенты үзенең чыгышында, аларның оешмасы Россиядә иң зур оешмаларның берсе, дип билгеләп үтте. Ә ул үзе сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы һәм велосипедта йөрергә ярата.

-Төрле оешмалар үзләренең бәйрәмнәрендә конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрәләр, ә без веломарафонда катнашып, район һәм шәһәрләр буйлап йөрибез. Моңардан тыш, без сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйбыз, эшмәкәрләр белән очрашабыз, район башлыклары белән аралашабыз, түгәрәк өстәлләр оештырабыз, мастер-класслар үткәрәбез. Аксубайга тагын килербез әле, дип уйлыйм, велосипедта булмаса, машиналарда,-дип әйтте Хәйдәр Хәйруллович. -Сезгә дә велосипедка утырырга һәм районда веломарафон уздырырга тәкъдим итәм.

Веломарафонда катнашучыларны Аксубай районы эшмәкәрләре советы рәисе Марс Гимадиев сәламлады. Сәламәт тормыш рәвеше алып барган кеше актив, димәк, бизнесы да уңышлы бара, диде ул һәм шушы көннән алып үзе дә велосипедка утырачагын белдерде.

Веломарафонда катнашучылар арасында республикада яхшы таныш булган кешеләр дә аз түгел иде. Шуларның берсе- Россия велосипедчылары союзын оештыручы, Казан шәһәре Думасы депутаты Илдус Янушев. Үз чыгышында ул берничә сан китерде. Әйтик, Европада 250 миллион велосипедчы бар, 60 миллион кеше һәр көнне велосипедта йөри, ә бу Россиядә яшәүчеләрнең яртысы. Сәясәт өлкәсендә велосипед бизнесыннан кергән табыш 60 миллиард евро тәшкил итә. Ул Аксубайда да велосипед бизнесын көйләү мөмкинлеге барлыгын ассызыклап, велосипедта ничек акча эшләү максаты белән мастер-класс үткәрергә тәкъдим ясады. Хәйдәр Хәлиуллин, уенын-чынын бергә кушып, Аксубайны Татарстан велосипедчылары үзәге ясарга кирәк, диде. Бәйрәмне алып баручы Наталья Егорова аның тәкъдимен хуплады һәм Аксубай-Татарстандагы иң актив спорт районнарының берсе, дип әйтте. Бу сүзләрне яшь велосипедчылар да күтәреп алдылар.

Эшмәкәрләр веломарафоны Аксубайга бәйрәм төсе генә алып килеп калмады-24 май район тарихына күркәм чара булып кереп калды. Район башлыгы Камил Гилманов һәм Ассоциация Президенты Хәйдәр Хәлиуллин сәхнәдә үк, Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес Ассоциациясе һәм Аксубай муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куйдылар.
Веломарафонда катнашучылар палатка лагерында кунарга калдылар. Ә иртә белән аларны, хәер-фатыйха белән озаттылар. Бу көнне алар чираттагы веломарафонны Нурлатта төгәлләделәр. (Веломарафонда катнашучылар белән әңгәмәне безнең сайттан укыгыз).

Веломарафон Ассоциации малого и среднего бизнеса Республики Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев