Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Билгеләнеш буенча гына

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән 2011 елның 1 декабреннән лесничестволарның гражданнарның урман үсентеләрен сату-сатып алу килешүе буенча төзелеш һәм хуҗалык максатлары өчен максатчан файдалануына бәйле килешүдә каралган бурычларны үтәүләрен контрольләүне гамәлгә ашыру тәртибе расланган. Аксубай лесничествосы ел саен гражданнар мәнфәгатьләре өчен 50 кубометрга кадәр күләмдә тамырдан урман бүлеп бирә...

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән 2011 елның 1 декабреннән лесничестволарның гражданнарның урман үсентеләрен сату-сатып алу килешүе буенча төзелеш һәм хуҗалык максатлары өчен максатчан файдалануына бәйле килешүдә каралган бурычларны үтәүләрен контрольләүне гамәлгә ашыру тәртибе расланган.


Аксубай лесничествосы ел саен гражданнар мәнфәгатьләре өчен 50 кубометрга кадәр күләмдә тамырдан урман бүлеп бирә һәм үз чиратында килешүдә каралган урманны алып чыгу, делянканы чистарту һәм башка эшләр үтәлешен контрольли иде. Югарыда телгә алынган боерык нигезендә аларга тагын бер зур билгеләнешкә ия пункт өстәлә-бүлеп бирелгән үзагачның максатчан файдалануын күзәтү. Икенче төрле әйткәндә, махсус комиссия урман хәзерләүченең үзагачны килешүдә каралганча, билгеләнеш буенча йорт төзелеше һәм ремонтлау, өйалды төзелешләре өчен файдалануын яки "кесәсен калынайту" өчен әлеге кагыйдәләрне бозуын тикшерәчәк. Үзагачтан максатчан файдаланмаган очракта гражданинга урман ресурсларының бер берәмлеге өчен 10 тапкырлы ставка күләмендә штраф салына.

Фото сайттан алынды http://www.md.all.biz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев