Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Кама аръягы районнары ришвәтчелеккә каршы сәясәт турында сөйләделәр

Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе вәкилләре катнашында үткән зона семинар-киңәшмәсе ришвәтчелеккә каршы сәясәткә багышланды. Аның эшендә шулай ук ТР Юстиция министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" республика агентлыгы вәкилләре, Кама арты зонасы филиалларының баш мөхәррирләре катнашты. Семинарда хакимият органнары, массакүләм чаралар һәм гражданнар җәмгыяте институтлары...

Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе вәкилләре катнашында үткән зона семинар-киңәшмәсе ришвәтчелеккә каршы сәясәткә багышланды. Аның эшендә шулай ук ТР Юстиция министрлыгы, ТР Иҗтимагый палатасы, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" республика агентлыгы вәкилләре, Кама арты зонасы филиалларының баш мөхәррирләре катнашты.

Семинарда хакимият органнары, массакүләм чаралар һәм гражданнар җәмгыяте институтлары вәкилләре ришвәтчелеккә каршы тору максатларында үзара бәйләнеш турында сөйләделәр. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" ААҖ Генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов алып барды. Үз чыгышында ул, ришвәтчелекнең замана бәласына әверелүен билгеләп үтеп, республикада ришвәтчелеккә каршы үткәрелгән чараларга басым ясады. Аңа каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының, хакимиятнең һәм җәмәгатьчелекнең үзара мөнәсәбәте төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, бама сүз "корал" буларак барлык районнарда да файдаланылмый, дип билгеләп үтте. Ә менә "Татмедиа" ААҖ филиалы "Сельская новь" район газетасының Интернет челтәрендә урнаштырылган ришвәтчелеккә каршы көрәш алып баруны актив пропагандалаучы электрон сайты киңәшмә барышында берничә тапкыр билгеләп үтелде.

Кайбер районнарда нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чараларында мәкаләләр басылып чыкканнан соң ришвәтчелеккә бәйле кагыйдә бозу фактлары ачыкланган. Алар турында сөйләгәндә, узган елда гына да республикада ришвәтчелек юнәлешендәге 1235 җинаятьнең ачыклануы, 113 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрнең дисциплинар җаваплылыкка тартылуы билгеләп үтелде.

Хокук бозуларның күпчелеге милек һәм җир мөнәсәбәтләре, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә кагыла. Шулай ук льготалы кредитлардан максатчан файдаланмау, ялган белешмәләр белән торак алу фактлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев