Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Армиягә – хәер-фатыйха алып

Соңгы елларда гадәткә кергән күркәм йола буенча, елына ике тапкыр-язгы һәм көзге призыв башында, армия хезмәтенә алынучы егетләр һәм аларның якыннары өчен бәйрәм оештырыла. Узган җомга көнне район Мәдәният йортында Призывник көне билгеләп үтелде. Мәдәният йортының тамашачылар залында 2014 елның язында хәрби форма кияргә тиешле егетләр, аларның ата-аналары, дуслары шулай...

Соңгы елларда гадәткә кергән күркәм йола буенча, елына ике тапкыр-язгы һәм көзге призыв башында, армия хезмәтенә алынучы егетләр һәм аларның якыннары өчен бәйрәм оештырыла.


Узган җомга көнне район Мәдәният йортында Призывник көне билгеләп үтелде.
Мәдәният йортының тамашачылар залында 2014 елның язында хәрби форма кияргә тиешле егетләр, аларның ата-аналары, дуслары шулай ук чакырылган рәсми затлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре урын алды.
Тантананы муниципаль район башлыгы Камил Гилманов ачты. Призывник көнендә катнашучыларны сәламлап, ул, Ватанга гражданнар бурычын биреп, егетләр үзләренә киң мөмкинлекләр ачалар, дип әйтте. Район җитәкчесе армиядә хезмәт иткәннән соң, аларны районда калырга һәм туган як иминлеге өчен хезмәт куярга чакырды.
Татарстан хәрби комиссариатының Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Рәшит Фәсхетдинов та тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Районның хәрби комиссары җыелма пунктка озатуның ничек оештырылуы турында сөйләде.
- Без горурланырлык итеп хезмәт итегез, - дип мөрәҗәгать итте егетләргә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.
Район ветераннары рәисе Евгений Копанев егетләргә теләкләрен җиткерде, тормыш иптәше Руфина Петровна белән алар солдатлар хөрмәтенә җыр башкардылар.
Аксубай мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров һәм чиркәү башлыгы Александр Качаев та егетләрнең исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.
Җыелучылар алдында шулай ук Кораллы Көчләр ветераны, запастагы генерал майор Анатолий Молоствов, элеккеге сугышчы-интернационалчы Гомәр Хәйруллин да чыгыш ясадылар. ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков аудиториягә мөрәҗәгать итеп, 2009 елдан алып район ДОСААФ бүлегендә өч йөзгә якын егет хәрби шофер белгечлеге алган, дигән мәгълүмат китерде. Ә бу тулы бер автобатальон дигән сүз!
Булачак солдатлар призывникның әнисе Ольга Афанасьеваның армия турында белдергән фикерен кызыксынып тыңладылар. Ул егетләргә лаеклы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Призывниклар исеменнән Вадим Смелов чыгыш ясады.
Очрашуны оештыручылар программаны, рәсми чыгышлар, җырлар белән үрелеп барырлык итеп төзегәннәр.
Бәйрәмне алып баручы Надежда Мишина булачак солдатларны алдан ук аралашуның кызыклы булуына рухландырды. Тантана соңында егетләрне сәхнәгә чакырдылар һәм аларга район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев