Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Үзара тыгыз элемтәдә

Үткән атнада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә экстремизмга каршы көрәш һәм һәм аны җәмгыять тормышында булдырмау мәсьәләсе куелды. -Райондагы хәлләр тыныч тора, әмма тиешле хезмәтләр һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булырга, экстремистик юнәлештәге вакыйгаларның килеп чыкмавын тәэмин итәргә тиешләр,-дип ачып җибәрде утырыш эшен район башлыгы Камил Гилманов. -...

Үткән атнада террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.


Көн тәртибенә экстремизмга каршы көрәш һәм һәм аны җәмгыять тормышында булдырмау мәсьәләсе куелды.
-Райондагы хәлләр тыныч тора, әмма тиешле хезмәтләр һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булырга, экстремистик юнәлештәге вакыйгаларның килеп чыкмавын тәэмин итәргә тиешләр,-дип ачып җибәрде утырыш эшен район башлыгы Камил Гилманов. - Иминлек сакчылары үзара тыгыз элемтә дә булырга һәр нәрсәгә игътибар юнәлтергә тиеш.

Утырышта полиция хезмәткәрләре, район җитәкчеләре һәм дин әһелләре чыгыш ясадылар. Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлеге башлыгы Сәлихҗан Сафин кешеләр күпләп була торган җәмәгать урыннарын һәм дини учреждениеләрне террорчылыктан саклау турында сөйләде.

-Район территориясендә аерым әһәмияткә ия объектлар бар. Алар барысы да тиешле таләпләргә туры килә, видеокамералар урнаштырылган, үзәкләштерелгән саклау органнарына тоташтырылган куркынычсызлык төймәләре бар, - диде ул. Киңәшмәдә катнашучыларның мәктәп һәм балалар бакчасы учреждениеләренә юнәлтте, аларның һәрберсенә күзәтү җайланмалары урнаштыруның әһәмиятен аңлатты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров үзенең чыгышында Аксубайда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык һәм милләтара мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Районыбызда милләтләрнең гасырлар буена татулыкта яшәвен, бәйрәм һәм милли традицияләр аша үзара тыгыз бәйләнештә булуын әйтте. Районда беркайчан да бер генә милләт яисә дин вәкилләренең дә хокуклары бозылмавын, мәчет һәм чиркәүләрнең эшләп килүен сөйләде.

Җирлектә милли үзәкләр эшчәнлеге активлашуын, татар, чуаш һәм урыс милли оешмаларының үз эшләрен тулы куәтенә башкара алуларын әйтте. Мәчет һәм чиркәүләрне террорчылыктан саклау буенча Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай һәм Нурлат районнары иерие Александр атакай Качаев сөйләделәр. Утырышта катнашучылар бердәм фикергә килделәр: иминлек саклау оешмаларының гына түгел, һәр гражданның уяу булуы гына районда экстремизм һәм террорчылыкка юл куймаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев