Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Үз халкына әйтер сүзләре бар

Шимбә, 19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай районында эш визиты белән булып китте, аның барышында ул республиканың рәсми затлары белән бергә кайбер учреждениеләрдә булды һәм район Мәдәният йортында район халкы белән очрашты. Премьер-министрның безнең районга визиты Мюд авыл җирлегенә барудан башланды, ул монда район башлыгы Камил Гилманов...

Шимбә, 19 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Аксубай районында эш визиты белән булып китте, аның барышында ул республиканың рәсми затлары белән бергә кайбер учреждениеләрдә булды һәм район Мәдәният йортында район халкы белән очрашты.



Премьер-министрның безнең районга визиты Мюд авыл җирлегенә барудан башланды, ул монда район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Анатолий Самаренкин булышлыгы белән төзелгән яңа чиркәүдә булды. Чиркәү янындагы мәйданда алар авыл халкы һәм дин тотучылар белән очраштылар. Кунакны кабул итү тантанасында Анатолий Константинович, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин да катнашты. Аннан соң Премьер-министр кортежы Аксубай үзәгенә юл алды, монда Илдар Халиков республиканың рәсми затлары белән бергә «Юность» спорт комплексында булды. Кунакларны фойеда каршы алган яшь спортчыларның уңышлары белән кызыксынды, район башлыгы призына үткәрелгән билбау көрәшендә катнашучыларны сәламлады. Бу көнне спорт ярышларында республиканың 11 район һәм Россиянең башка регионнары вәкилләре көч сынашты.
Премьер-министр шулай ук капиталь ремонт үткәрелгәннән соң район үзәк хастаханәсенең кайбер дәвалау кабинетларын, хирургия һәм реанимация бүлекләрен карады. Премьер-министр «Сәламәтлек» милли программасының тормышка ашыру сыйфаты, бинаны капиталь ремонтлауга, заманча медицина җиһазлары сатып алуга акча бүлеп бирү, халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен тиешле эш шартлары булдыру белән дә кызыксынды.
Премьер-министрның эш визиты район Мәдәният йортында дәвам итте, ул монда халык белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, төзелеш, архитектура һәм ТКХ, транспорт һәм юл хуҗалыгы, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыклары, Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре дә катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында икътисад, авыл хуҗалыгы һәм районның башка өлкәләрендә ирешелгән казанышларга, предприятиеләр һәм учреждениеләр алдында торган бурычлар һәм планнарга тукталды. «Бердәм Россия» ВТП Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән РФ федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин район активына мөрәҗәгать итте. Ул 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларга да тукталды. Илдар Халиков район халкы белән очрашу вакытында чыгыш ясап, ТР Президенты, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән икътисад өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен, аксубайлыларга рәхмәт белдерде, алга таба районның чәчәк атуын, халыкның тормыш дәрәҗәсенең тагын да яхшыруын теләде.
-Аксубай районы теләсә нинди башлангычларда һәм проектларда актив муниципаль берәмлекләрнең берсе булып тора, лидерлыкка омтыла,- дип билгеләп үтте ул чыгышында. -Сездәге кебек район Мәдәният йортына эре өлкәләрдәге мәдәни үзәкләр дә көнләшерлек. Без бүген заманча спорт комплексын, сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы таләпләр буенча җиһазландырылган үзәк хастахәнәдә булдык, авыл хуҗалыгында, социаль өлкәдә һәм башка тармакларда ирешелгән уңышларыгыз да безгә яхшы таныш. Барыннан да элек, аның фикеренчә, урыннарда нинди эшләр башкарылуы турында халыкка җиткереп торырга кирәк. Ә аннан соң халык тарафыннан властьларга карата сораулар туачак. Проблемалар дәрәҗәсе кимеп, алар вак-төякләр белән тәңгәл килгәндә яхшы, әлбәттә.
«Татнефть» ААҖ, Түбән Кама «Нефтехим», «КАМАЗ» ААҖ, «Оргсинтез», вертолет заводы кыска вакыт эчендә илебез икътисадының иң эре флагманнарына әверелде.
Татарстанлылар бәясе 7 миллиард сум тәшкил иткән Түбән Камада нефть эшкәртү буенча төзелгән иң эре «ТАНЕКО» заводы белән дә горурлана алалар. Әлеге завод Россия икътисади лидерлары өчлегенә керәчәк. Аның сүзләренә караганда, «Алабуга» ирекле запасында гына да 20 предприятие ачылган, шул исәптән, Менделеевскида эре химия заводы төзелә.
-Бу яхшы хезмәт хакы алу белән бергә эш урыннары һәм республика өчен салым базасы, - диде Премьер-министр,-боларның барысы да халыкның көнүзәк проблемаларын хәл итү мөмкинлеге бирә.
Аның сүзләренә караганда, республика икътисадының алга китүе бәрабәренә бүген республикада күп фатирлы йортлар актив ремонтлана, кешеләр тузган тораклардан яңаларына күчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары фатирлар алдылар, медицина, башка өлкәләр алга китә. Соңгы елларда гына да Татарстанда 13 инсульт үзәге, өч югары технологик медицина үзәге булдырылган. Боларның барысы да уңайлы нәтиҗәләр бирә. 2011 елда, ниһаять, тулаем республика буенча балалар туу саны үлүчеләр саныннан күпкә артты. Бу соңгы унъеллыкта яхшы күрсәткеч.
Республикада шулай ук авыл хуҗалыгы, авылда милекчелекнең кече формаларын үстерүгә ярдәм күрсәтү буенча да зур эшләр башкарыла. 2011 елда гына да 20 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, ә соңгы биш елда-150 миллиард сумнан күбрәк.
-Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм булмаса, безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ике ел рәттән килгән корылыкны ничек күтәрә алган булырлар иде икән? - дип билгеләп үтте чыгышы соңыннан Премьер-министр.
-Аннан соң ТР Премьер-минстры Илдар Халиков район халкының район үзәгендә-балар бакчасына, Яңа Ибрайда Трудолюбово авыл җирлегенә кергән кечкенә авылларда -су белән тәэмин итүгә, Емелькино авыл җирлегендә керү юллары төзүгә кагылышлы күп санлы сорауларына җавап бирде. Аларның барысы да аерым ведомстволар һәм республика министрлыклары тарафыннан игътибарга алынды. Үз чиратында, Илдар Шәүкәтович җавап биргәнчә, әлеге объектларның киләчәге проект-смета документларының әзерлек, федераль һәм республика программаларына кертү дәрәҗәсенә, җирле җитәкчеләрнең тырышлыгына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев