Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Өйдән чыкмый гына

Җиргә, өйгә, фатирга хокукны теркәү процедурасы мәшәкатьле эш буларак, күпчелек күчемсез милек хуҗаларын документлар оформить итү, ярдәм сорап риэлтор агентлыкларына мөрәҗәгать итү яки юридик консультацияләр алуны елдан-ел кичектереп торырга мәҗбүр итә. Вакытны, финанс чыгымнарын кыскартып, нервларны бозмый гына хокукка дәүләт теркәве турындагы таныклыкны кулга төшереп буламы? Сәясәтчеләрнең дәүләт хезмәтләре күрсәтү...

Җиргә, өйгә, фатирга хокукны теркәү процедурасы мәшәкатьле эш буларак, күпчелек күчемсез милек хуҗаларын документлар оформить итү, ярдәм сорап риэлтор агентлыкларына мөрәҗәгать итү яки юридик консультацияләр алуны елдан-ел кичектереп торырга мәҗбүр итә.


Вакытны, финанс чыгымнарын кыскартып, нервларны бозмый гына хокукка дәүләт теркәве турындагы таныклыкны кулга төшереп буламы? Сәясәтчеләрнең дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатларын яхшырту, моңа бәйле оперативлык күрсәтү турындагы вәгъдәләре ничек гамәлгә аша соң?
Татарстан Республикасы кадастр палатасының пресс-хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, кадастр мәгълүматларын тәкъдим итү, күчемсез милекне кадастр исәбенә куюга бәйле дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмый гына алу мөмкинлеге бер елдан артык гамәлгә ашырыла инде, өстәвенә электрон документ бәясе кәгазьдәгесеннән ике тапкырга арзанрак. Республикада яшәүче һәр кеше республика һәм федераль дәүләт хезмәтләре порталлары аша үзенә уңайлы вакытта электрон тәртиптә бушлай кадастр белешмә мәгълүматлар ала ала. Җир участоклары, өйләр, фатирлар һәм башка корылмалар турындагы белешмә мәгълүматлар кадастр палатасы белгечләре тарафыннан һәр көнне яңартыла.
Моннан тыш республика халкына уңайлы булсын өчен кадастр палатасы белгечләре менә бер елдан артык инде күчемсез милеккә хокукны теркәүгә бәйле документлар кабул итү һәм бирү буенча теркәү органы функцияләрен гамәлгә ашыралар. Димәк, бу хокукны теркәүгә документларны кадастр палатасына да тапшырырга була дигән сүз. Бу гариза бирүчегә уңайлы, чөнки кадастр паспорты алганнан соң икенче бер органга барып, тагын чиратта торасы юк, моны бер тәрәзә артында утыручы кадастр палатасы хезмәткәре дә башкара ала. Мондый тәртип бөтен республика буенча гамәлдә. 1 мартка күчемсез милеккә хокукны теркәүгә бәйле кабул ителгән һәм бирелгән барлык документларның 70 проценты нәкъ менә кадастр палатасы аша үткән.
Татарстан Республикасы кадастр палатасының пресс-хезмәте документларны бер үк вакытта кадастр исәбенә кую өчен дә, кадастрда булган җир участокларына хокукны теркәү өчен дә бирү мөмкин булуы турында искәртә. Кадастр паспортыннан тыш, теркәүгә тулы документлар җыелмасы булган гариза бирүчеләр әлеге тәртипне уңай бәялиләр.
Мондый очракта документларны кадастр палатасына тапшырырга гына кирәк һәм теркәүче тарафыннан сораулар булмаганда, кадастр паспортын да, хокукка дәүләт теркәве турындагы таныклыкны да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев