Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яшьләр хәрәкәте

Аксубай районы буенча «ТР ның аграр яшьләр берләшмәсе» учредительләр конференциясенә районнан иллегә якын делегат-иҗтимагый оешма әгъзалары, спортчылар һәм укучылар җыелды. Конференция эшендә ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, район башлыгы Камил Гилманов, ОДМиС начальнигы Рамил Минеголов, ТР Дәүләт советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкиле Алсу Камаева катнашты. Учредительләр...

Аксубай районы буенча «ТР ның аграр яшьләр берләшмәсе» учредительләр конференциясенә районнан иллегә якын делегат-иҗтимагый оешма әгъзалары, спортчылар һәм укучылар җыелды.


Конференция эшендә ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, район башлыгы Камил Гилманов, ОДМиС начальнигы Рамил Минеголов, ТР Дәүләт советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкиле Алсу Камаева катнашты.
Учредительләр конференциясен яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов ачты. Ул районда яшьләр сәясәте, иҗтимагый яшьләр оешмалары һәм спорт казанышлары турында кыскача сөйләде.
ТР иҗтимагый яшьләр берләшмәсе рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева Аграр яшьләр берләшмәсе 1999 елда оешкан, ул 26 иҗтимагый оешманы үз эченә алган, дип билгеләп үтте. Авылда яшьләрне активлаштыру, мәгълүматлар белән тәэмин итү, үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтү һәм грантларда катнашуга җәлеп итү аның бурычы булып тора. Алсу Камаева үз чыгышында республикада яшьләр сәясәтенә тукталды. Форумда район башлыгы Камил Гилманов та чыгыш ясады. Ул спортны үстерүдәге һәм тулаем яшьләрне район эшләренә активлаштырудагы уңай тенденцияне билгеләп үтте.
Конференциядә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе район бүлеге рәисе итеп Борис Соломонов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ТР ның аграр яшьләр берләшмәсе» учредительләр конференциясе