Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ветераннарга – яңа йорт

Районнан тагын егерме ике ветеран- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фронтовикларның тол калган тормыш иптәшләре бүген Федераль программа кысаларында торак төзү яки сатып алуга субсидияләр турында белдерү көтәләр. Ә субсидия алган ике катнашучы өчен, үзләренең туган авыллары-Карасу һәм Яңа Ибрайда барлык уңайлыклары булган йортлар торгызыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән...

Районнан тагын егерме ике ветеран- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм фронтовикларның тол калган тормыш иптәшләре бүген Федераль программа кысаларында торак төзү яки сатып алуга субсидияләр турында белдерү көтәләр.


Ә субсидия алган ике катнашучы өчен, үзләренең туган авыллары-Карасу һәм Яңа Ибрайда барлык уңайлыклары булган йортлар торгызыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел югары дәрәҗәдә үткән киңәшмәләрнең берсендә, ветераннарның, сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителүгә карамастан, торакны үзләре гомер кичергән һәм хезмәт куйган туган авылларында алырга теләк белдерүләре ихтирамга лаек, дип билгеләп үткән иде.
Шуның өстенә, вакыт үтү белән ветераннарның якыннары-балалары, оныклары күчеп яшәячәк өйләр теләсә кайсы авылны бизәп торачак. Шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, авыл кешеләренең менталитеты да шундый, алар ветераннарны ялгызларын гына калдырмыйлар. Нәрсә генә дисәң дә, өлкән яшьтәге гражданнарга (аларга гына да түгел!) бүгенге ыгы-зыгылы гасырда, әхлаклылык бишеге абруен саклап, авылда яшәве күпкә ышанычлырак.
Ә Программада катнашучы район ветераннары, үз теләкләренә карап, якын араларда Аксубайда торгызылачак 12 фатирлы йорттан социаль ипотека буенча торак сатып алачаклар, Аны быелгысы елда төзеп бетерү планлаштырыла, ә хәзерге вакытта проектлаштыру эшләре алып барыла.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм сугыш толларын торак белән тәэмин итү программасы районда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

Фото сайттан алынды http://pln-pskov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев