Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Вакытында һәм югалтуларсыз

Узган атнада 2012 ел уңышын җыеп алуны оештыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үтте. Пәнҗешәмбе көнне авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм урак өчен җаваплы затлар белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте. Марат Готович барлык аграрчыларның да игътибарын урып-җыю сыйфатына юнәлтте. Әлеге максатларда ул «Уңыш-2012 ел» район штабы һәм мобильле контроль комиссияләр булдырырга,...

Узган атнада 2012 ел уңышын җыеп алуны оештыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үтте.


Пәнҗешәмбе көнне авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм урак өчен җаваплы затлар белән видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үтте.
Марат Готович барлык аграрчыларның да игътибарын урып-җыю сыйфатына юнәлтте. Әлеге максатларда ул «Уңыш-2012 ел» район штабы һәм мобильле контроль комиссияләр булдырырга, барлык ресурсларны игеннәрне үзвакытында суктыруга юнәлдерергә, урып-җыюны 20 августка тәмамлау өчен һәр көннән максимум файдаланырга тәкъдим ясады. Шулай ук льготалы ягулык, саламны саклап калу, туңга сөрү һәм көзге культуралар чәчү турында да сүз барды.
Район башлыгы Камил Гилманов әлеге чарада штаб составын хәбәр итте, урак өчен җаваплы кешеләрне атады.
Штабның беренче әгъзаларын туплау конструктив үтте. Анда игеннәрне сыйфатлы һәм үзвакытында җыеп алуга бәйле оештыру мәсьләләре каралды, бурычлар билгеләнде. Камил Камалович авыл хуҗалыгы формированиеләренә урак өстендә шәхси техникаларны җәлеп итәргә киңәш бирде. Авыл җирлекләренә, оешмаларга һәм предприятиеләргә районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә төрлечә ярдәм күрсәтергә, шулай ук иң яхшы комбайнчыларга, шоферларга премияләр бирергә һәм , иң мөһиме, продукция исәбен алып барырга боерылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев