Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Уяулык һәм хезмәттәшлек

Район террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы нәтиҗәле үтте. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче оешма һәм ведомство хезмәткәрләре чыгышы тыңланды. -Төрле оешма һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге, районда яшәүче һәркемнең уяу булуы-безнең иминлегебез нигезе,-диде район башлыгы Камил Гилманов. Районда иминлек булдыру һәм саклау турында прокурор Илдус Хәйруллин, Аксубай янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Әхтәм Насретдинов,...

Район террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы нәтиҗәле үтте. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче оешма һәм ведомство хезмәткәрләре чыгышы тыңланды.

-Төрле оешма һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге, районда яшәүче һәркемнең уяу булуы-безнең иминлегебез нигезе,-диде район башлыгы Камил Гилманов.

Районда иминлек булдыру һәм саклау турында прокурор Илдус Хәйруллин, Аксубай янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы Әхтәм Насретдинов, полиция башлыгы Илгиз Алмакаев, Аксубай районы буенча Россия УМС бүлеге җитәкчесе Фәретдин Шәязданов, Иске Ильдеряк җирле үзидарә башлыгы Валерий Альметкин чыгыш ясады. Барлык чыгыш ясаучылар да, террорчылыкка каршы тору өчен барлык орган һәм структураларның бердәм эшчәнлеген һәм үзара хезмәттәшлеген булдыру мөһим, дигән уртак фикергә килделәр. Беренче чиратта районда яшәүчеләрнең уяу булуы һәм иминлек сагында торучылар белән хезмәттәшлек итүе зур әһәмияткә ия.
-Авылларда йорт сатып алырга теләүче, тирәлек белән артык кызыксынучы ниндидер шикле кешеләр пәйда булса, кичекмәстән тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәк,-дип сөйли Илгиз Алмакаев.

-Кызганыч, әмма бу юнәлештәге эшчәнлек әлегә бер системага салынмаган,-диде район прокуроры Илдус Хәйруллин. -Шикле кешеләр күренүгә үк иминлек саклау хезмәтләренә хәбәр итәргә кирәк, аларның йорт сатып алып, аны теркәгәннәрен көтеп торырга түгел.

Чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган кешеләрне миграцион исәпкә кую эшләре барышы турында район миграция хезмәте башлыгы Фәретдин Шәязданов сөйләде.

-Бүгенге көндә район җирлегендә 20дән артык чит ил гражданы һәм гражданлыклары булмаган кешеләр яши. Күбесенең бирегә килү максаты-тарихи ватаннарын, туганнарын күрергә теләү һәм эшкә урнашу,-диде Фәретдин Шәязданов. -Чит ил гражданнары тарафыннан тәртип бозу очраклары булмады һәм аларга карата да җинаять эшләре кылынмады,-диде ул.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллина террорчылык һәм экстремизмга каршы мәктәпләрдә алып барылучы профилактика эше турында сөйләде һәм райондагы һәр мәктәп һәм балалар бакчасына күзәтү камералары урнаштырылган булуын ассызыклады.

-Ә БДИ үткәрелгән вакытларда (күпләп кеше җыелу пунктларында) кешеләрне металл детектор аша үткәрделәр һәм он-лайн режимында күзәтү алып барылды,-диде ул.

Бу эшнең авыл җирлекләрендә ничек оештырылуы турында үз җирлеге мисалында Валерий Альметкин сөйләде Ул җирле хакимият белән халыкның тыгыз элемтәдә булуы никадәр әһәмиятле булуын аңлатты.

Киңәшмәдә Нурлат районында чит ил гражданнары белән килеп чыккан күңелсезлекләрне, шулай ук күптән түгел генә Чистайда террорчыларны юк итүгә бәйле вакыйгаларны еш искә алдылар. Районда "милләтара каршылык тудыручы затлар" маддәсе буенча хөкем ителгән кешеләрнең дә булуын онытмаска кирәк. -Уяу булу-һәркемнең яшәү нормасына әверелергә тиеш,-дип киңәшмәдә әйтелгәннәргә нәтиҗә ясады Камил Камалович.

Район башлыгы районда алып барылган төзелеш эшләренә чит ил гражданнарын эшкә алганда нык игътибарлы булырга, аларның миграция хезмәтләрендә теркәлүен ачыкларга кирәклеген искәртте. Шулай ук керем алу өчен, үз йортларына күпсанлы чит ил кешеләрен пропискага кертүче кешеләрне дә контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев