Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Уттан бернәрсә дә калмый

ТР буенча Россия МЧС ГУ УНД ның Аксубай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда 2011 елның тугыз аенда районда 24 янгын булган. Бу үткән елның шул ук чорына караганда 16,6 процентка кимрәк, янгында 1 кеше һәлак булган. 2010 елның 9 аенда 28 янгын булган, өч кеше һәлак булган....

ТР буенча Россия МЧС ГУ УНД ның Аксубай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда 2011 елның тугыз аенда районда 24 янгын булган.
Бу үткән елның шул ук чорына караганда 16,6 процентка кимрәк, янгында 1 кеше һәлак булган. 2010 елның 9 аенда 28 янгын булган, өч кеше һәлак булган.
Әлеге саннар артында янгыннан зыян күргән уннарча кеше, йортсыз калган гаиләләр. Уттан берни дә калмый. Шуңа бәйле күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге борчыла һәм район халкын көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, балаларга шырпы белән уйнарга, өлкәннәр күзәтүеннән тыш электр һәм газ җиһазларын кабызырга ярамаганлыгы турында аңлатырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев