Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төзелеш эшләре мәсьәләләре буенча

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге чираттагы республика киңәшмәсе видеоконференция режимында үтте. Киңәшмәнең көн тәртибенә социаль ипотека программасы буенча торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту; гражданнарны авария куркынычы янаган торак фондыннан күчерү; муниципаль районнарның торак пунктларында мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү турындагы мәсьәләләр кертелде. Рәсми мәгълүматларга...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге чираттагы республика киңәшмәсе видеоконференция режимында үтте.


Киңәшмәнең көн тәртибенә социаль ипотека программасы буенча торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту; гражданнарны авария куркынычы янаган торак фондыннан күчерү; муниципаль районнарның торак пунктларында мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү турындагы мәсьәләләр кертелде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген республикада 1 миллион 703 мең квадрат метр торак төзелгән. 17 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Аксубай районында да еллык задание 80 процентка үтәлде.
Киңәшмәдә шулай ук өлешле торак төзүгә бәйле проблемалы моментлар да тикшерелде, авария куркынычы янаган торакны бетерү, "Авыл клублары" программаларына да игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев