Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты БОЕРЫГЫ

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 21 мартыннан гамәлгә кергән 413 нче номерлы боерыгын үтәүгә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территорияләрен санитар чистарту, аларны халык өчен санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек таләпләренә җавап бирерлек торышка китерү максатларында 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Аксубай муниципаль...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 21 мартыннан гамәлгә кергән 413 нче номерлы боерыгын үтәүгә нигезләнеп, Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территорияләрен санитар чистарту, аларны халык өчен санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлек таләпләренә җавап бирерлек торышка китерү максатларында


2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Аксубай муниципаль районы территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык (алга таба икеайлык) игълан итәргә;
шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе авыл җирлекләренә:
-предприятиеләр, учреждениеләр һәм башка оешмаларга һәм халыкка икеайлык үткәрү турында хәбәр итәргә;
-икеайлык үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб оештырырга;
-санитар-экологик хәлне, шул исәптән агач-куаклар утырту, юлларны, тротуарларны, йорт фасадларын, урам яктырткычларын ремонтлау, зират, скверларны, паркларны, балалар уен мәйданчыкларын төзекләндерү, чүп-чар өчен контейнерларны ремонтлау һәм җитештерү, чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигоннарына чыгаруны яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет чараларны эшләргә һәм гамәлгә ашырырга;
-һәр айның 10 һәм 25 числоларында Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә форма буенча эш барышы турында мәгълүмат тәкъдим итәргә.
Гамәлдәге боерыкның үтәлешен контрольләүне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.И. Ислямовка йөкләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай муниципаль районы