Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Тарихны сакларга һәм мәдәниятка тартырга

Районның ветераннар оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышы булып узды. Аңарда көннең мөһим мәсьәләләре хәл ителде. Пленум эше нәтиҗәләре турында сөйләүне үтенеп, без район ветераннар советы рәисе Галина Бобковага мөрәҗәгать иттек. -Ветераннар оешмасы эшендәге юнәлешләрнең берсе - өлкән яшьтәге кешеләрне мәдәни тормышка тарту. Президиумда катнашучылар алдына без әнә шундый бурыч куйдык: пенсионерлар...

Районның ветераннар оешмасы президиумының киңәйтелгән утырышы булып узды.

Аңарда көннең мөһим мәсьәләләре хәл ителде. Пленум эше нәтиҗәләре турында сөйләүне үтенеп, без район ветераннар советы рәисе Галина Бобковага мөрәҗәгать иттек.
-Ветераннар оешмасы эшендәге юнәлешләрнең берсе - өлкән яшьтәге кешеләрне мәдәни тормышка тарту. Президиумда катнашучылар алдына без әнә шундый бурыч куйдык: пенсионерлар үзләрен шат хис итсеннәр, тормыштан куансыннар өчен - аларны клуб эшенә җәлеп итәргә, үз сәләтләрен ачарга ярдәм итәргә кирәк. Ветераннар арасында иҗади үзешчән башкаручыларның "Балкыш" дүртенче республика фестивале старт ала. Безнең ветераннар алдагы фестивальләрдә актив катнаштылар. Иң яхшы башкаручылар һәм коллективлар районны - төбәк этабында, җиңүчеләр бәйгенең республика этабында тәкъдим иттеләр. "Балкыш" ярдәмендә Яңа Аксубайда, Иске Үзидә, Татар Сөнчәлесендә, Урмандеевода яңа үзешчән коллективлар барлыкка килде.
Район авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр арасында сәләтлеләр аз түгел. Бәйгедә аларның күпчелегенең катнашуына ирешергә кирәк. Бу эш милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау мөмкинлеген бирәчәк. Монда авыл җирлекләре, клуб хезмәткәрләренең ярдәме таләп ителә. Фестиваль-бәйгенең беренче этабы һәр авылда үтәргә тиеш. Иң якты, иң матур чыгышлар - район сәхнәсендә, ә иң-иңнәр төбәк һәм республика этапларында күрсәтеләчәк.
-Галина Павловна, сугыш еллары вакыйгаларында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча президиум утырышы нинди карарлар кабул итте?
-Ветераннарның район советы тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының иң авыр елларны искә алу китабын булдыру буенча инициатор булып тора. Бәхеткә, безнең арада тылда тир түгеп Җиңүне якынайткан кешеләр күп. Авыр елларны искә алган кешеләргә, ул еллар, үзегезнең һәм якыннарыгызның Бөек Җиңүне якынайту өчен нинди михнәтләр аша үтүегез хакындагы истәлекләр белән уртаклашуыгызны үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Бу истәлекләрне язуда балаларыгыз, оныкларыгыз, укучылар ярдәм итсен. Алар өчен бу үзенчәлекле тарих дәресе дә булыр. Бу язма эшләр шома килеп чыкмаса да борчылмагыз. Безгә сездән истәлекләр генә кирәк, ә язмалар төзәтеләчәк. Кайбер районнарда шундый китаплар бастырылган инде. Әлеге басманы чыгару киләсе буын сезнең тарихны укып, Җиңүнең ничек бирелүен аңласын өчен әзерләнә. Шулай булгач, истәлекләрегезне көтеп калабыз.
Шулай ук Аксубайда тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл кую планлаштырыла, чөнки алар зур сынаулар аша үткәннәр, сугыштан соң халык хуҗалыгын күтәрүдә зур көч куйганнар. Бүгенгесе көндә район үзәгендә шундый һәйкәл кую буенча проект эшләнә. Аны кую өчен акча җыю оештырыла. Әлеге изге эштә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр ветераннар советына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев