Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Судка Интернет аша чакыралар

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев тарафыннан Татарстан Республикасы район (шәһәр) судларында суд утырышларында катнашучыларны СМС-хәбәр аша чакыруны оештыру Регламенты расланган. Әлеге Регламент Россия Федерациясе конституциясенә таянып, Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексы тарафыннан Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты боерыгы белән расланган район судындагы суд утырышы эшен башкару буенча...

Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев тарафыннан Татарстан Республикасы район (шәһәр) судларында суд утырышларында катнашучыларны СМС-хәбәр аша чакыруны оештыру Регламенты расланган.


Әлеге Регламент Россия Федерациясе конституциясенә таянып, Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексы тарафыннан Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты боерыгы белән расланган район судындагы суд утырышы эшен башкару буенча Инструкция положениеләренә нигезләнеп эшләнгән.
Регламент суд процессында катнашучыларны аларга махсус Интернет-ресурс аша СМС-хәбәр җибәреп, суд утырышы датасын һәм вакытын күрсәтеп, судка чакыру турында хәбәр итү тәртибен һәм кагыйдәләрен билгели.
Татарстан Республикасының Аксубай район суды күрсәтелгән Регламентка нигезләнеп, агымдагы елның апреленнән процесста катнашучыларны СМС-хәбәр җибәрү юлы белән чакыруны үз эшчәнлегенә кертә. СМС-хәбәр җибәрүгә рөхсәт, шулай ук СМС-хәбәр җибәреләчәк кәрәзле телефон номеры гариза биргән вакытта дәгъвачыдан алына.
Суд утырышында катнашучылардан СМС-хәбәр алуга рөхсәт турындагы расписка кире алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СМСхәбәр аша чакыруны оештыру Регламенты расланган СМСхәбәр җибәрүгә рөхсәт