Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Совет утырышы үтте

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында ТР Аксубай муниципаль район Советының сигезенче утырышы үтте. Совет утырышын Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов ачты. Депутатлардан кала утырыш эшендә башкарма комитет җитәкчесе, район советы һәм башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре, территориаль бүлек җитәкчеләре, район прокуроры, ТР Аксубай районы буенча РФ МВД бүлеге начальнигы,...

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында ТР Аксубай муниципаль район Советының сигезенче утырышы үтте.
Совет утырышын Совет рәисе, район башлыгы Камил Гилманов ачты. Депутатлардан кала утырыш эшендә башкарма комитет җитәкчесе, район советы һәм башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре, территориаль бүлек җитәкчеләре, район прокуроры, ТР Аксубай районы буенча РФ МВД бүлеге начальнигы, район предприятиеләре, оешмалары һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелде. «2011-2015 елларга ТР Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш Программасы турында»гы беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең финанс һәм милек идарәсе буенча урынбасары Рәис Галиев чыгыш ясады.
Социаль яклау Идарәсе начальнигы Наил Вәлиуллин ТР Аксубай муниципаль районының «2011-2015 елларга яраклылык мохиты» программасы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Өченче һәм дүртенче мәсьәләләр буенча финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Зифа Ядгарова чыгыш ясады.
«2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы план чорына Аксубай муниципаль район бюджеты турында» һәм 16.12.2010 елдан гамәлгә кергән Аксубай муниципаль район Советының «2011 елга һәм 2012 һәм 2013 еллардагы план чорына Аксубай муниципаль район бюджеты турында»гы №15 нче карарына үзгәрешләр кертү - аның чыгыш темалары булды.
Район Советының «Әзер продукция күләменең 15 проценттан артыгын этил спирты тәшкил иткән алкоголь продукциясен ваклап сату рөхсәт ителмәгән социаль-мәдәни объектларга, гражданнар күпләп җыела торган, хәвеф-хәтәр зур булган урыннарга якын территорияләрне билгеләү турында»гы №52 нче карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә буенча ТР Юстиция министрлыгы Департаментының хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарәләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру буенча җитәкче белгече Ләйсән Зәйдуллина чыгыш ясады.
Аннан соң «Җирле салымнар һәм әлеге салымнар буенча пенялар һәм штрафлар буенча бурычларны түләттерүне ышанычсыз дип табу өчен өстәмә нигезләр турында»гы мәсьәлә буенча Рәис Галиев чыгыш ясады.
«2011-2015 елларга Аксубай муниципаль районының әйләнә-тирә мохитын саклау» программасы турындагы соңгы мәсьәлә белән җыелучыларны район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Илдар Ислямов таныштырды.
Утырыш документлары белән районның рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга була.
Советның сигезенче утырышы тәмамланганнан соң, район башлыгы Камил Гилманов «Бердәм Россия» ВПП ТРО башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин исеменнән озак еллар фидакарь хезмәт иткәне һәм районның партия тормышына зур өлеш керткәне өчен Иске Ибрай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наилә Сәрвәровага (рәсемдә) Рәхмәт хаты тапшырды.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев